Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Изге Болгар җыенында узган көрәш ярышының баш батыры билгеле
Бүген Болгарда «Изге Болгар җыены»нда узган көрәш ярышларының җиңүчеләре ачыкланды. Ярышларда барлыгы 10 илдән 100дән көрәшче көч сынашты.
Нәтиҗәдә, Татарстан көрәшчесе, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин урта үлчәү авырлыгында баш батыр булып танылды. Ул финалда Ульяновск өлкәсе көрәшчесе Артур Хәкимов белән бил алышты.
Авыр үлчәү категориясендә баш батыр исемен шулай ук Татарстан көрәшчесе, дөнья чемпионы Радик Сәлахов яулады. Ул финалда Грузия чемпионы Уча Табататзе белән көрәште.
Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды һәм баш батырга төп бүләк — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тапшырды.
Бу — көрәшче карьерасындагы 19нчы машина, ул әлеге ярышларда өченче тапкыр отты.
Фото: «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз