Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
«Изге Болгар җыены»нда өч гаилә хаҗга бушлай юллама ота алачак
19 майда Болгарда Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен рәсми кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» тантаналы чарасы була. Чарада Татарстан Диния нәзарәте Гаилә һәм хәләл яшәү рәвеше елы кысаларында өч гаиләгә хаҗга юлламалар уйнатачак. Аларның Изге Болгар җыенында катнашуы шарт итеп куела.
«Юлламалар өйлә намазыннан соң ук (якынча 12:30-13:30 сәгатьләрдә) Истәлек билгесе янындагы сәхнәдә уйнатыла һәм гаилә парлары арасында ике этапта уза. Беренче этапта, оештыручы, бүләк уйнатуда җиңүчеләрне билгеләү өчен, сәхнәдә барабанны әйләндерәчәк һәм аннан номерлар язылган очраклы 15 билетны алачак. 15 сайлап алынган гаиләгә бүләккә ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хозур» нәшрият йортыннан китаплар җыелмасы тапшырыла», - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов.
Аның сүзләренчә, икенче этап беренче этапның 15 җиңүчесе арасында узачак. «Оештыручы, барабанны әйләндереп, аннан бер-бер артлы очраклы өч билетны ала. Өч җиңүче гаилә парына 2025 елда «Комфорт» программасы буенча икешәр кешелек хаҗга юллама алу өчен бушлай өч сертификат тапшырыла. Гаилә әгъзаларын, ягъни ир белән хатынны бергәләшеп шушы чарада катнашырга чакырабыз», - диде хәзрәт «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында.
«Юлламаларны уйнатуда катнашу өчен, гаилә парларына 8:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр оештыручы өстәленә килеп теркәлергә кирәк. Оештыручы өстәле Истәлек билгесе янындагы мәйданга керү юлындагы металл рамкалардан соң урнаша. Теркәлүчеләр оештыручыга рәсми никахны раслаучы ЗАГС мөһере сугылган РФ гражданнары паспортларын күрсәтергә тиеш. Теркәлү узганнан соң, гаилә парына юллама уйнатуда катнашу хокукы бирә торган билет тапшырыла», - дип аңлатты ул.
Илфар хәзрәт Хәсәнов ачыклап үткәнчә, әгәр җирәбә нәтиҗәсе игълан ителгән вакытта җиңүчеләр 1 минут эчендә үзләрен күрсәтмәсә һәм сәхнәгә чыкмаса, оештыручы нәтиҗәне юкка чыгара һәм бүләк яңадан уйнатыла. «Барабаннан номер чыгарыла һәм исемнәрне әйтәләр икән, озакка сузмыйча, җәмәгатьчелек арасында булган кешеләр тиз арада сәхнәгә чыгарга тиеш була», - диде ул.
- Моннан тыш, Диния нәзарәтенең Изге Болгар җыены программасына Җәмигъ мәчетенә җәмәгать белән намаз уку, хәләл ярминкә уздыру, «Хозур» нәшрият йортында басылган китаплар сату, яулык бәйләү һәм чалма чалу белән бәйле чараларны оештыру кертелгән.
«Изге Болгар җыеныны»ның дини юнәлешен куәтләтү, арттыру – төп максат булып тора. Барлык дин кардәшләребезне «Изге Болгар җыены»нда көтеп калабыз. Быел илебездә Гаилә елы. Хаҗга булган юлламалар ир белән хатын өчен парлашып бару өчен билгеләнгән. Гаиләнең әһәмиятен, ислам динендә аның кирәклеген, мөһимлеген күрсәтү йөзеннән, шушы күркәм чараларны Диния нәзарәте, хөрмәтле мөфтиебез тарафыннан уздырырга ният кылабыз», - диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.
- «Изге Болгар җыены» Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе болгарларының дәүләт дине буларак Исламны кабул итү көне һәм Болгар ханы Алмышның галим Ибн-Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы истәлегенә уза.
- «Изге Болгар җыены» бөтен илдән дистәләгән мең кешене һәм чит илләрдән күпсанлы ватандашларны җәлеп итә. 2005 елдан бәйрәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Мөселманнары диния идарәсе һәм Татарстан Республикасы Спас муниципаль районы ярдәме белән үткәрелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз