news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изге Болгар җыенында күмәк тәүбә намазы укыдылар

Изге Болгар җыенында күмәк тәүбә намазы укыдылар
Фото: «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

Бүген Болгарда Идел буе Болгар дәүләте тарафыннан ислам динен рәсми рәвештә кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» уза. Бәйрәм XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында үтә һәм аны тәмамлый.

Бирегә ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары Диния нәзарәтләре вәкилләре, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумында катнашучылар җыелды.

Җыен барлык катнашучыларның күмәк тәүбә намазын уку белән башланып китте. Әлеге намаз - халыкның бердәм рәвештә гөнаһларына үкенеп, Аллаһы Тәгаләдән илгә тынычлык һәм иминлек сорый торган уртак дога-гыйбадәт.

Тәүбә догасын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин башкара.

news_right_1
news_right_2
news_bot