news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды

Күмәк намазны Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә укыдылар.

Изге Болгар җыенында катнашучы меңләгән кеше берьюлы өйлә намазы укыды
Рамиль Гали

(Болгар, 21 июль, "Татар-информ", Чулпан Шакирова). Изге Болгар җыенында катнашучылар Болгарда Җәмигъ мәчете каршындагы мәйданда өйлә намазын укыды. Намазга меңләгән кеше җыелды.

Дини гыйбадәтне Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, республика мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин, Россия төбәкләреннән килгән мөфти, имамнар кылды.

Күмәк намазны Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгат Таҗетдин җитәкчелегендә укыдылар. Тәртип буенча алгы рәтләргә ир-атлар тезелде, хатын-кызлар арткы рәтләрдән урын алды. Намазга кадәр, Җәмигъ мәчетенә җыелучылар өчен, вәгазь укылды. Аны Татарстанның Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев сөйләде. Күмәк намазны мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин тәмамлады.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100