Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Изге Болгар җыенында быел беренче тапкыр көрәш ярышы уза
Россиянең Көрәш федерациясе татар халкының көрәш ярышларын мөселманнар арасында таныту бурычын куйган.
(Болгар, 15 июнь, "Татар-информ", Лилия Гаделшина). Бүген Татарстанның Спас районында оештырыла торган Изге Болгар җыенында беренче тапкыр көрәш ярышы уза. "Безнең максат - җыен кунакларына татар халкының көрәшен күрсәтү", - диде Россиянең Көрәш федерациясе спорт директоры Илнар Галиев "Татар-информ"га.
"Ислам динендә көрәш - сөннәт гамәл. Татар халкының гасырлардан килә торган көрәш ярышын мөмкин кадәр күп кеше күрергә, белергә лаек. Хәзер көрәш шактый популярлаша бара. Болгар җыены кунакларына бу ярышларны күзәтү кызык булыр дип уйладык", - диде ул.
Болгарда бүген ярым финал һәм финал ярышлары үтә. Җиңүче көрәш буенча спорт остасы исеменә дәгъва итә алачак. Ярышлар барышында Татарстаннан гына түгел, Самара, Саратов кебек унлап төбәктән дә йөзгә якын спортчы катнашкан. Хөкемдарлар төркемен Марат Әхмәдиев җитәкли.
Ярыш өч үлчәү авырлыгында барды - 70, 90 һәм 90 килограммнан югарырак. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та ярым финал ярышларын тамаша кылды.
Россиянең Көрәш федерациясе Болгарда көрәш ярышларын ел саен оештырырга планлаштыра.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз