news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Изге Болгар җыены»на килгән кунакларны чалма, яулык бәйләргә, намаз укырга өйрәтәләр

«Изге Болгар җыены»на килгән кунакларны чалма, яулык бәйләргә, намаз укырга өйрәтәләр
Видеодан скриншот

Бүген Болгарда уза торган «Изге Болгар җыены»на килгән кунакларны Россия ислам институты һәм Казан ислам университеты вәкилләре яулык һәм чалма бәйләргә, намаз укырга өйрәтә.

«Кызлар яулык бәйләргә, намаз укырга өйрәтә һәм шулай ук мехенди ясау буенча мастер-класс үткәрәләр. 126 тапкыр парашют белән сикергән иң атаклы хәзрәтләребезнең берсе Тимур хәзрәт (авт. – Ибраһимов) шулай ук безнең белән, ул чалма бәйләргә өйрәтә. Рәхим итегез! Дини уку йортлары да сезне һәрвакыт көтә, укырга беркайчан да соң түгел», – дип сөйләде институтның уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина.

Рифат Каюмов видеосы

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100