news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк

Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.

Изге Болгар җыенына бару өчен һәрбер мөхтәсибәткә автобус биреләчәк
Рамиль Гали

(Казан, 18 июль, “Татар-информ”, Назлыгөл Мәсәлимова). 21 июльдә узачак Изге Болгар җыенына барыр өчен, һәр мөхтәсибәткә автобус биреләчәк. Бу хакта  “Татар-информ”да узган матбугат конференциясендә ТР мөфтиенең рәсми органнар белән эшләү буенча урынбасары Илфар Хәсәнов сөйләде.

"Җыенга киләргә автобуслар буламы икән?” дигән сорауга Илфар Хәсәнов җавап бирде. “Һәрбер мөхтәсибәткә автобуслар бирелде. Барырга теләүче районнарда яшәүче кардәшләребез үзәк мәчетләргә мөрәҗәгать итәргә тиешләр”, - диде ул.

Мәчетләрдә махсус исемлек төзиләр. Һәрбер мөхтәсибәткә бушлай бер автобус бирелә. Һәр мәчеттән икешәр кешене бушлай алып бару мөмкинлеге булачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot