news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

“Изге Болгар җыены”нда беренче тапкыр көрәш буенча ярышлар узачак

Россиянең күп кенә регионнарыннан спортсменнар өч үлчәү авырлыгында көрәшәчәк

(Казан, 13 июнь, «Татар-информ», Зәринә Хуҗина). Россия Көрәш федерациясе спорт директоры, халыкара класслы спорт мастеры Илнар Галиев “Изге Болгар җыены”нда беренче тапкыр көрәш ярышлары уздырылачагын әйтте. Бу хакта ул бүген “Татар-информ”да үткән матбугат конференциясендә белдерде.

“Болгар җыенында Россиянең күп кенә төбәкләреннән көрәшчеләр көтелә. Көрәшне өч үлчәү авырлыгында үткәрәбез: 70 кг үлчәү авырлыгына кадәр, 90 кг үлчәү авырлыгына кадәр һәм 90ннан югары булган көрәшчеләр”, - диде Илнар Галиев.

“Киләсе елда әлеге ярыш шулай ук Россия спорт министрлыгының календарь планына кертелгән. Алдагы елларда үлчәү авырлыклары күбрәк тә булыр һәм без аны халыкара масштабта үткәрә башларбыз”, - дип искәртте Галиев.

  • Быел "Изге Болгар җыены" 15 июнь көнне үтәчәк. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100