news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Изге Болгар җыены киләсе 2020 елда да июнь аенда узачак

Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин һәм Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев 2020 елга дини чаралар турында сөйләште.

Изге Болгар җыены киләсе 2020 елда да июнь аенда узачак
Салават Камалетдинов

(Уфа, 25 февраль, «Татар-информ», Лилия Гаделшина). «Изге Болгар җыены» киләсе елда да июнь аенда узачак. Бүген Уфада ике көнлек эшлекле сәфәрдә булган Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразиев, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин белән шул хакта сөйләште.

Быел «Изге Болгар җыены» 30нчы тапкыр оештырылачак. Ул Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен кабул итү көне истәлегенә багышлана. Әлеге җыен Тәлгать хәзрәт тәкъдиме белән үткәрелә башлаган иде. Төрле елларда ул май-июнь айларында булды.

Быел 13-14 июньдә Казанда Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты тарафыннан Бөтенроссия татар дин әһелләренең чираттагы форумы булачак. Традиция буенча, өченче көнне алар. Спас районына «Изге Болгар җыены»на барачак. Бу юлы ул 15 июньдә планлаштырыла.

Бүген Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтендә үткән очрашуда 2020 елның мөселман бәйрәм һәм чаралары календарендә «Изге Болгар җыены» көнен билгеләү турында сүз барды. Аны шулай ук июнь аенда оештыру ниятләнә. Төгәл дата якын вакытта Татарстан Диния нәзарәте белән килештергәч, билгеле булчак.
 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100