Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Изге Болгар җыены» «КазанФорум-2026» программасына кертелде
Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» тантанасы 17 майда узачак. 2026 елда бәйрәм Казанда 12-17 май көннәрендә узачак «Россия – Ислам дөньясы» XVII халыкара икътисади форумының мәдәни программасына кертелгән. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Чарада Татарстан җитәкчелеге, Россия төбәкләреннән делегацияләр, төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге Диния нәзарәтләре вәкилләре, шулай ук мөселман җәмгыятьләре вәкилләре катнашыр дип көтелә.
Бәйрәм программасы 09:00 сәгатьтә Истәлек билгесе янында концерт белән башлана. 10:45 сәгатьтә төп сәхнәдә пролог күрсәтеләчәк, ә 11:00 сәгатьтә 922 елда Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми кабул итүгә багышланган «Изге Болгар җыены» рәсми ачылышы булачак.
12:00 сәгатьтә Җәмигъ мәчете янындагы мәйданда җәмәгать белән өйлә намазы укылачак. Шуннан соң ук, 12:30 да, төп сәхнәдә татар артистлары катнашында концерт башлана.
Көн дәвамында, 08:00 сәгатьтән 20:00 сәгатькә кадәр, Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр ачылачак.
Болгар цивилизациясе музеена килүчеләр «Нәфислек коллекциясе» (фаянс һәм фарфор савыт-саба), «Рәсем сәнгате симфониясе», 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы чорындагы күкрәк тамгалары куелган «Җиңү бүләкләре» экспозицияләрен, шулай ук «Каллиграфия сәнгате» шамаиль күргәзмәсен күрә алачак.
09:00 сәгатьтән 12:00 сәгатькә кадәр Болгар цивилизациясе музееның беренче катында «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, анда килүчеләргә урта гасыр карасының ничек ясалганын күрсәтәчәкләр һәм гарәп каллиграфиясе нигезләре белән таныштырачаклар.
09:00 сәгатьтән 14:00 сәгатькә кадәр кунаклар «Көрәш» милли көрәш ярышларын күрә алачак.
10:15 сәгатьтә «Кече манара һәм Хан төрбәсе» архитектура комплексы территориясендә тәүбәгә килүгә багышланган «Тәүбә» намазы укылачак.
Көн дәвамында барлык музей объектлары ачык булачак, шулай ук Татарстанның халык һөнәрчелеге эшләнмәләре күргәзмәсе һәм аларны сату оештырылачак.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз