news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Изге Болгар җыены» катнашучыларына Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге ядкарьләре күрсәтеләчәк

2023 елда Мөхәммәд пәйгамбәргә бәйле истәлекле әйберләрнең төп нөсхәләре күргәзмәсе «Изге Болгар җыены»ның төп вакыйгасы булачак. Изге әйберләрне күрсәтү 21 майга планлаштырылган. Бу хакта KazanForum халыкара форумына багышланган брифингта Татарстан мөфтие Камил Сәмигуллин сөйләде.

Ул «Изге Болгар җыены» кысаларында ел саен татар дин әһелләренең зур съезды узуын искәртте. Узган елларда бу вакыйга мәйданчыгына бөтен Россиядән һәм чит илләрдән 1,2 меңгә якын имам килгән иде.

«Быел без Мөхәммәд пәйгамбәрнең изге ядкарьләрен китерергә телибез. Алар – 11 әйбер, без аларны бер көнгә генә чыгарып күрсәтәчәкбез», – дип сөйләде Татарстан мөфтие.

Аның сүзләренчә, хәзер май аенда булачак күргәзмә өчен ядкарьләрне китерү һәм урнаштыру мәсьәләләре карала.

Исегезгә төшерәбез, 17 гыйнварда Россия Президенты Владимир Путин Казанда «Россия – Ислам дөньясы» халыкара икътисади форумының ел саен уздырылачагы турында карар имзалады. Россия Федерациясе вице-премьеры Марат Хөснуллин җитәкчелегендәге оештыру комитетының беренче утырышы 2 февральдә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында узды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100