news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Изге Болгар җыены»ның баш батыры Радик Сәлахов: Татарстанны оятка калдырмаска тырышабыз

Көрәш буенча дөнья һәм Россия чемпионы Радик Сәлахов «Изге Болгар җыены»нда 19нчы машинасын отты.

«Изге Болгар җыены»ның баш батыры Радик Сәлахов: Татарстанны оятка калдырмаска тырышабыз
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан көрәшчесе, күп тапкырлар дөнья һәм Россия чемпионы Радик Сәлахов кичә Болгарда «Изге Болгар җыены» кысаларында узган көрәш ярышларының баш батыры булып танылды. Ул финалда Грузия чемпионы Уча Табататзе белән көрәште. Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды һәм баш батырга төп бүләк — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тапшырды. Бу – Радик Сәлаховның 19нчы машинасы, ул әлеге ярышларда өченче тапкыр батыр калды.

Радик җиңүдән соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Җиңү өчен һәрвакыт әзерләнергә кирәк, Сабантуйларга ел дәвамында әзерләнәбез. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бүген дә җиңәргә насыйп булды. Рәисебез Рөстәм Нургали улы карап торганда аеруча дулкынландыра, чөнки ул килгәч барыбер күңелдә өстәмә җаваплылык бар. Шуңа күрә үзебезнең Татарстанны, Россияне оятка калдырмаска тырышабыз. Әлеге ярышларда өченче тапкыр җиңәм, бүген 19нчы машинамны оттым», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot