news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

«Изге Болгар җыены» 2026 – тарих, дин һәм милли мәдәният берләшкән урын

«Изге Болгар җыены»нда 25 меңгә якын мөселман бергә җыелды. Күмәк тәүбә намазы, бай мәдәни программа һәм милли көрәш – чарадан «Татар-информ» репортажы.

«Изге Болгар җыены» 2026 – тарих, дин һәм милли мәдәният берләшкән урын
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Болгар җирендә Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүгә багышланган традицион «Изге Болгар җыены» узды. Биредә һәр елны меңнәрчә мөселманнарны җыя торган олы бәйрәм быел үзенчәлекле мохиттә – XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумының мәдәни программасы кысаларында оештырылды. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы территориясенә ТР Хөкүмәте вәкилләре, федерациянең башка төбәкләреннән килгән делегатлар, РФ, якын һәм ерак чит ил мөселманнары, илнең төрле почмакларыннан һәм ислам дөньясыннан мөселман җәмгыятьләре делегатлары, XVII «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» форумында катнашучылар җыелды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Җыен иртәнге сәгатьләрдән үк бәйрәм концерты белән башланып китте. Биредә оештырылган күргәзмәләр, экспозицияләр, сату рәтләре барлык кунакларның да игътибарын җәлеп итте. Шулай ук «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгында кунакларга урта гасыр карасының ясалу серләрен ачтылар һәм гарәп каллиграфиясе нигезләрен күрсәттеләр.

Җыен барлык катнашучыларның күмәк тәүбә намазын уку белән дәвам китте. Әлеге намаз - халыкның бердәм рәвештә гөнаһларына үкенеп, Аллаһы Тәгаләдән илгә тынычлык һәм иминлек сорый торган уртак дога-гыйбадәт.

Тәүбә догасын Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте җитәкчесе, баш мөфти Тәлгать хәзрәт Таҗетдин башкарды. Барлык катнашучылар да аның артыннан гафу сорау догасын кабатлады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бәйрәмнең төп сәхнәсендә Ислам динен кабул итү тарихын чагылдырган тирән эчтәлекле театральләштерелгән пролог тәкъдим ителде. Тантананың рәсми ачылышында чыгыш ясаучылар әлеге бәйрәмнең бөтен төрки-татар дөньясы өчен рухи кыйбла, бердәмлек һәм гореф-гадәтләрне саклау символы булуын ассызыклады.

Бәйрәмдә катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Россия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин, РФ мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия мөселманнары Диния нәзарәте мөфтие Әлбир хәзрәт Крганов, Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Нәфигулла хәзрәт Аширов, Беларусь Республикасында мөселман дини берләшмәсе идарәсе рәисе Абу-Бәкер хәзрәт Шабанович шулай ук Чистай һәм Түбән Кама епископы Пахомий чыгыш ясадылар.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Болгарда – динебезнең, милләтебезнең башы һәм безнең ата-бабаларыбызның тарихы»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, бу көннәрдә Татарстан башкаласында «Россия-Ислам дөньясы: KazanForum» XVII халыкара икътисади форумы узды. Чараларда 100 илдән һәм Россиянең 75 субъектыннан вәкилләр катнашты. Аерым алганда, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркеменең еллык утырышы һәм Татар дин әһелләренең ХVI форумы узды.

«Менә монда, Болгарда – динебезнең, милләтебезнең башы һәм безнең ата-бабаларыбызның тарихы. Әлеге тарихны без искә алырга тиеш. Бу көннәрдә Казанда зур-зур чаралар үтте, алар барысы да уңышлы узды, чит илләрдән бик күп кунаклар кабул иттек. Кайбер кунаклар бүген дә безнең белән. Бүген төп вакыйгаларның берсе –Изге Болгар җыены уза. Бу бәйрәмнең башлангычында хөрмәтле шәех Тәлгать Таҗетдин торган. Традицияләребезне истә тоту һәм хөрмәт итү мөһим», – диде республика Рәисе.

Шулай ук Рөстәм Миңнеханов Татарстан Республикасының беренче Президенты Минтимер Шәймиевкә Болгар музей-тыюлыгын торгызуы өчен рәхмәт белдерде һәм аның сәламләү сүзләрен җиткерде.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Милләтебезнең тамыры – Ислам»

Россия Федерациясе мөселманнары диния идарәсе рәисе, баш мөфти шәех Равил Гайнетдин сәламләү сүзендә быел Казан ислам дөньясының мәдәни башкаласы статусын йөртүен билгеләп үтте.

«Раббыбыз бу елда да безне изге Болгар җирендә җыйды. Бүген мөхтәрәм Рөстәм Нургали улы әйткәнчә, Казан меңәрләгән кунакларны кабул итә. Бу Татарстанның башкаласы – Болгар тамыры булган Казан җиренең мөселман дөньясында мәдәни башкаласы булу дәрәҗәсенә ирешү хөрмәтенә бер бәйрәм буларак үткәрелүче чаралар. 70тән артык илдән килгән кунаклар Татарстанның башкаласын халыкара, милләтара, динара татулык-тынычлыкта яши торган бер үрнәк шәһәр дип таный һәм шул сәбәпле Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы итеп сайланган да. Бу бөтенебез өчен зур горурлык.

Шушы юнәлештә хезмәт итеп, Татарстан Җөмһүриятендә тынычлык, иминлек булдырып, аның экономик потенциалын арттырып, социаль яктан халыкларны тәэмин итеп, аларның ихтыяҗларын кайгырткан беренче Президент мөхтәрәм Минтимер Шәймиевкә ихлас рәхмәтләребез. Халыкка хезмәт итү кебек изге вазифаны үз җилкәсенә алып, бүген Татарстан Җөмһүриятен генә түгел, гомумроссия Ислам өммәтен дә, Ислам дөньясында һәм дөньякүләм масштабта таныткан Рөстәм Миңнехановка рәхмәтләребезне белдерәбез», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Нигъмәтләребезнең дәвамын телибез икән, шөкер кылырга тиешбез»

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин чыгышында быел Казанда яңадан Коръән бастыру эше башланып китүен искәртте. Шулай ук, ул барлык катнашучыларны да рәхмәтле булырга һәм шөкер кылып яшәргә чакырды.

«Бер хәдистә: «Кем кешеләргә рәхмәт әйтә белмәсә, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый», – дип әйтелә. Раббыбыз, әгәр дә шөкер кылсагыз – күбәйтеп бирермен, әгәр дә нигъмәтләргә көферлек кылсагыз, газабы бик каты булачак, ди. Димәк, нигъмәтләребезнең дәвамын телибез икән, шөкер кылырга тиеш булабыз. 200 ел элек безнең бабаларыбыз, дөньяда беренчеләрдән булып Коръән бастырган. 1803 елда, уйлап карагыз. Согуд Гарәбстанында Коръән 1984 елда гына бастырыла, аннан элек Мисырда 1923 елда, ә Казанда 1803 елда. Бу – зур нигъмәт, әлеге нигъмәтләр өчен без рәхмәтле булырга тиеш. Аллаһка шөкер, иманлы Рәисебез бар. Әлеге чаралар узар да китәр, ләкин барысын да истә тотып, без, ниһаять, кабаттан Коръән бастыра башладык. Иншаллаһ, бөтен дөнья әлеге китап белән файдаланачак. Аны укырга һәрберебезгә насыйп булсын», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Рәсми сәламләүдән соң барлык катнашучылар Җәмигъ мәчете янындагы мәйданга юнәлде һәм биредә бердәм гамәл белән өйлә намазы башкарылды. Дини чаралардан тыш, бәйрәм кысаларында киң кырлы спорт һәм мәдәният программасы да тәкъдим ителде. Сәгать тугыздан барлык теләүчеләр мәйданчыкта оештырылган милли көрәш ярышларын тамаша кыла алды. Төп сәхнәдә татар эстрадасы артистлары катнашында зур концерт программасы көне дәвам итте. Урамнарда Татарстанның халык һөнәрчеләре эшләнмәләре ярминкәсе гөрләде, кунаклар милли аш-сулардан авыз итте.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Изге Болгар җыены»ның баш батыры Радик Сәлахов: Татарстанны оятка калдырмаска тырышабыз

«Изге Болгар җыены» кысаларында узган көрәш ярышларының баш батыры исемен Татарстан көрәшчесе, күп тапкырлар дөнья һәм Россия чемпионы Радик Сәлахов яулады. Ул финалда Грузия чемпионы Уча Табататзе белән көрәште. Көрәшне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та тамаша кылды һәм баш батырга төп бүләк — «Lada Grantа» машинасы ачкычын тапшырды. Бу – Радик Сәлаховның 19нчы машинасы, ул әлеге ярышларда өченче тапкыр отты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Радик җиңүдән соң батыр хис-кичерешләре белән уртаклашты.

«Җиңү өчен һәрвакыт әзерләнергә кирәк, Сабантуйларга ел дәвамында әзерләнәбез. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән бүген дә җиңәргә насыйп булды. Рәисебез Рөстәм Нургали улы карап торганда аеруча да дулкынландыргыч, чөнки ул килгәч барыбер күңелдә өстәмә җаваплылык бар. Шуңа күрә үзебезнең Татарстанны, Россияне оятка калдырмаска тырышабыз. Әлеге ярышларда 3нче тапкыр җиңәм, бүген 19нчы машинамны оттым», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Татарстан көрәшчесе, Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин урта үлчәү авырлыгында баш батыр булып танылды. Ул финалда Ульяновск өлкәсе көрәшчесе Артур Хәкимов белән бил алышты.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

news_right_1
news_right_2
news_bot