news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изге Болгар җыены-2026 чаралары билгеле: Шушы изге урын динебез саклануга сәбәпче булды

Быел Изге Болгар җыенының үзенчәлекләре турында «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Изге Болгар җыены-2026 чаралары билгеле: Шушы изге урын динебез саклануга сәбәпче булды
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

12–17 май көннәрендә Казанда «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» 2026 XVII Халыкара икътисади форумы узачак. Гаять эчтәлекле программаның кульминация ноктасы нәкъ менә Изге Болгар җыены булачак. Республика җитәкчелеге, төрле илләрдән дин әһелләре, барлык мәртәбәле кунаклар 17 майда (Зөлкагъдә аеның 30 нчы көнендә) Болгарга юл тотачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Тәүбә мәрасимендә рухи бердәмлеккә ирешергә тырышачакбыз»

Гадәттәгечә, «Изге Болгар җыены»ның төп вакыйгасы булып Россия Баш Мөфтие, Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать хәзрәт Таҗетдин җитәкчелегендә һәм Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында җәмәгать белән тәүбә кылу чарасы торачак. Ул Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында якынча 9:30 сәгатьтә башлана.

«Тәүбә» җыелышында мөселманнар бергәләп, Тәлгать хәзрәткә ияреп, тәүбә сүзләрен кабатлап, Аллаһы Тәгаләдән мәгъфирәт һәм рәхмәтләр сорап, хәзрәтнең эчтәлекле вәгазен тыңлаячак. Әйтергә кирәк, бу чара ел саен «Изге Болгар җыены» программасының иң ихлас һәм дулкынландыргыч өлеше булып тора, чөнки аның барышында халык, Аллаһыга сыенып, бердәй хисләргә бирелә һәм көчле рухи мохит урнаша.

«Тәүбә» чарасында Татарстан Диния нәзарәте һәм Россия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәте мөхтәсибләре һәм имамнары, Халыкара «KazanForum» икътисади форумы кунаклары, Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында катнашучылар, шәкертләр һәм барлык теләүчеләр катнаша.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

«922 елда Идел Болгарстаны дәүләтендә яшәгән борынгы әби-бабаларыбыз үз ихтыярлары белән бер мәҗбүрисез ислам динен рәсми рәвештә кабул иткәннәр. Үзләренең яшәешен ислам дине белән бәйләгәннәр. Коммунизм һәм атеизм чорында да халкыбыз Болгар шәһәренә барып, Рәбига күлендә тәһарәт алып, Габдрахман коесыннан су эчеп, шунда җыелышканнар. Шушы изге урын динебез саклануга сәбәпче булды. Без дә, әти-әниләребез дә шунда барып, зыярат кыла идек», – диде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Илфар хәзрәт Хәсәнов матбугат очрашуында.

Ул тәүбә мәрасименең әһәмияте зур булуын билгеләп узды. Илфар хәзрәт әйтүенчә, кылган гөнаһлар өчен бәлаләр килсә дә, кылган тәүбә белән гөнаһлар китеп, ул бәладән котылу юлы булып тора.

«Тынычлыгыбызны саклап, махсус хәрби операциядә булган егетләребезгә җиңү, сәламәтлек теләп, Аллаһ аларны дошман коралларыннан саклап, исән-имин гаиләләренә әйләнеп кайтсыннар иде, дип, шулай ук, җаннарын тәслим кылган, шәһит булып киткән егетләрне искә төшереп, рухлары шат булсын дип, Ватаныбызга җиңү теләп, бергәләп дога кылачакбыз. Рухи бердәмлеккә ирешергә тырышачакбыз», – дип белдерде Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары.

«Изге Болгар җыены», 2019 ел.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Аннары тарихи Хан мәчетендә 12:00 сәгатьтә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, мәртәбәле кунаклар катнашында җәмәгать белән өйлә намазы укылачак.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Изге Болгар җыены программасында нәрсәләр бар?

Илфар хәзрәт, шулай ук, җыенда чалма үрү, мөслимәләргә яулык бәйләү буенча мастер-класслар да булачагын әйтте. Намаз дәресләре үткәрү дә ниятләнә.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Абыстайлар хәзинәсе» ярминкәсендә татар остабикәләре үз куллары белән эшләгән эшләнмәләрен тәкъдим итәчәк. Үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен, шулай ук хәләл азык-төлек алып киләчәк. Татарстаннан, Марий Эл, Чувашия һәм Мордовиядән барлыгы 40 җитештерүче үз товарларын тәкъдим итәчәк. Шулай ук, ислам тарихы темасына вәгазьләр һәм лекцияләр укылачак. Боларның барысын да 9:00 – 12:00 сәгатьтә тарихи Хан мәчете территориясендә интерактив тематик мәйданчыкларда күрергә була.

Чара кысаларында шулай ук Истәлек билгесе янындагы төп сәхнәдә мәдәни программа да каралган:

  • 09:00 – татар башкаручылары катнашында бәйрәм концерты;
  • 10:45 – пролог күрсәтү;
  • 11:00 – Идел буе Болгар дәүләтендә 922 елда рәсми рәвештә Ислам динен кабул итү көненә багышланган «Изге Болгар җыены» чарасын ачу тантанасы;
  • 12:30 – бәйрәм концертының дәвамы.

Изге Болгар җыенында – алты күргәзмә

08:00 – 20:00 сәгатьтә Болгар дәүләт тарих-архитектура музей-тыюлыгы территориясендә күргәзмәләр дә эшләячәк. Алар хакында Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы директоры Рамил Җиһаншин сөйләде.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

  • Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Сынлы сәнгатьтә Болгар» һәм «Казан Коръәне тарихы» күргәзмәсе (Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүенә багышланган Истәлек билгесе);
  • Шәхси коллекция фондларыннан Александр Пушкинның «С небесной книги список дан…» күргәзмәсе, «Коръәнгә иярү» шигъри циклының беренче тапкыр басылып чыгуына 200 ел тулуга багышланган (Идел буе болгарларының 922 елда ислам динен кабул итүенә багышланган Истәлек билгесе);
  • Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Нәфислек коллекциясе» фаянс һәм фарфор савыт-саба күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее);
  • Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Рәсем сәнгате симфониясе» күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее);
  • Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Җиңү бүләкләре» 1941-45 еллардагы Бөек Ватан сугышы күкрәк билгеләре күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее);
  • Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгы фондларыннан «Каллиграфия сәнгате» шамаилләр күргәзмәсе (Болгар цивилизациясе музее);

09:00 – 12:00 сәгатьтә Болгар цивилизациясе музеенда (1 кат) төрле яшьтәгеләр өчен «Язу тарихы» интерактив мәйданчыгы эшләячәк, анда урта гасыр карасын җитештерү технологиясе, гарәп каллиграфиясе өйрәнеләчәк;

09:00 – 14:00 сәгатьтә «Изге Болгар җыены»нда милли көрәш булачак. Рамил Җиһаншин батырга бүләккә нәрсә буласы әлегә сер итеп саклануын әйтте. Бары тик кыйммәтле бүләк булачагын гына искәрттеләр.

«Изге Болгар җыены»нда шулай ук «Абыстайлар хәзинәсе» дип исемләнгән хәләл ярминкә эшләячәк. Татар остабикәләре үзләренең милли өслүбтәге, күн, текстиль, мех, мамыктан кул эшләнмәләрен һәм башка кием-салымны, бизәнү әйберләрен, шулай ук хәләл азык-төлек алып киләчәк. Татарстаннан, Марий Эл, Чувашия һәм Мордовиядән барлыгы 40 җитештерүче үз товарларын тәкъдим итәчәк.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин быел Казанның ислам дөньясының мәдәни башкаласы булуын һәм республика өчен моның зур дәрәҗә икәнлеген искәртте. Ул «KazanForum» кысаларында 13 майда Ислам хезмәттәшлеге оешмасы илләренең мәдәният министрлары утырышы узачагын да әйтте.

XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыенына 1 мең кеше килә

«KazanForum» кысаларында, шулай ук, 15-17 май көннәрендә «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия татар дин әһелләре җыены узачак. Анда Россиянең 79 төбәгеннән 1 мең татар катнашуы көтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе, Татарстан Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров әйтте.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул форум кысаларында Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында пленар утырыш, хәләл маркет, дискуссия мәйданчыклары эше ниятләнгәнен билгеләп узды.

«Иң зур делегация – ут күршеләребез Башкортстаннан, аннан 90 кеше көтелә. Иң ерак төбәкләр – Ерак көнчыгыштан, Камчатка, Магадан, Хабаровск, Саха (Якутия) Республикасыннан делегатлар киләчәк. Донецк, Луганск республикалары, Запорожье өлкәсеннән татар дин әһелләре катнашачак. Төбәкләр мәхәлләләр каршында делегацияләр формалаштыра», – диде Данис Шакиров.

Ул изге Болгар җыены май аенда узуына халыкның күнеккәнен, меңләгән кеше Болгарга агылуын билгеләп узды. «Милли тормыш һәм дин – татар дөньясы өчен аерылгысыз төшенчәләр. Барлык халыкларны бергә туплый торган чара», – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

Данис Шакиров 1989 елдан башлап изге Болгарга беренче булып Идел буе төбәкләрендә, бигрәк тә Чувашиядә яшәүче татар халкы сукмак салганын искәртте.

  • «Изге Болгар җыены» Болгарда 1989 елдан бирле 922 елда Идел буе Болгарстанында Ислам дине кабул ителү көне истәлегенә уза. Бу вакыйга Болгар ханы Алмышның Ибне Фадлан җитәкчелегендәге Багдад хәлифе делегациясе белән очрашуы белән бәйле рәвештә, рәсми ислам тарихының башлангычы булып тора.
Фоторепортаж: Рамил Гали
news_right_1
news_right_2
news_bot