news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изге Болгар җыены-2025: Аллаһка рәхмәтлебез: ул безгә татулык, аңлау бүләк итә

Бүген изге Болгар җире елдагыча май аенда була торган җыенга кабат меңләгән кунагын кабул итте.

Изге Болгар җыены-2025: Аллаһка рәхмәтлебез: ул безгә татулык, аңлау бүләк итә
Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Быел барлык мөэмин-мөселман халкы Изге Болгарда ислам дине дәүләт дине итеп кабул ителүнең 1103 еллыгын бәйрәм итә. Шул уңайдан, традиция буенча, Болгар җыены үткәрелде. Әлеге традициягә 1989 елда нигез салынган.

Җыенның тантаналы өлешендә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, бик күп абруйлы дин әһелләре катнашты.

Җыенның быелгы үзенчәлеге итеп, Бөек Җиңүнең 80 еллыгы хөрмәтенә Болгар цивилизациясе музеенда «Той далекой весной 1945 года» дигән күргәзмә эшләвен әйтергә кирәк. Коръән музеенда Болгар шагыйре Кол Гали һәм аның танылган «Кыйссаи Йосыф» әсәренә багышланган күргәзмә оештырылган. Әлеге поэма Коръәндәге Йосыф сүрәсенә нигезләнеп, XIII гасырның беренче яртысында иҗат ителгән. Идел буе Болгары дәүләтеннән калган бердәнбер әдәби әсәр. Шулай ук, бүген җыен кысаларында милли көрәш тә үткән.

«Болгарны яңарту – тарихи хәтерне кайтару гына түгел, алгарышка омтылу символы да»

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Ислам динен кабул итү вакыйгасының әһәмиятен ассызыклады. «Биредә 922 елда ата-бабаларыбыз ислам динен кабул иттеләр. Әлеге тарихи вакыйга халкыбыз язмышын билгеләгән, рухи һәм мәдәни тәңгәллеккә нигез салган», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Республика җитәкчесе ислам динен кабул итү Идел бул болгар дәүләтенең үсешенә этәргеч биргәнен, дәүләтчелекне ныгытуга, мөселман цивилизациясенең бай мирасына кушылу мөмкинлеген биргәнен искәртте.

«Татарстан күпьеллык милләтара һәм конфессияра татулык тәҗрибәсе белән горурлана ала, без аны киләчәк буыннарга тапшырабыз. Болгарны яңарту – тарихи хәтерне кайтару гына түгел, алгарышка омтылу символы да. Ак мәчет, Болгар ислам академиясе һәм башка һәйкәлләр чорлар арасында күпер булып хезмәт итә. Без традицион һәм рухи кыйммәтләрне саклыйбыз һәм яңартабыз», – диде Татарстан Рәисе.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Рөстәм Миңнеханов быел җыенның Ватанны саклаучылар елында үткәрелүен дә искәртте. Ветераннар каһарманлыгын, махсус хәрби операциядә катнашучыларның ил мәнфәгатьләрен яклавын билгеләп узды.

Ул Болгар үсеше хакына хезмәт куючыларга рәхмәтен белдерде. Чит илдән килгән кунакларга рәхмәтле булуын әйтте. «Бу көн Татарстан һәм Россиягә үсеш китерсен. Бүгенге Изге Болгар җыены дусларча аралашуга, догаларга, изге гамәлләргә бай булыр дип ышанам. Үзегезгә, якыннарыгызга Аллаһ Тәгаләнең мәрхәмәтен телим», – диде.

«Ислам динен дәүләт дине итеп кабул итү генә түгел, тәүбәгә килү көне дә»

Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия мөфтиләр шурасы рәисе, мөфти, шәех Равил хәзрәт Гайнетдин Ислам динен рәсми рәвештә кабул итүнең 1103 еллыгы белән тәбрикләде. «Моннан 35-40 еллар элек бу җиргә килгән вакытта бу кадәр мөмкинчелекләр, уңайлыклар юк иде әле», – дип Болгар җире зур үзгәрешләр кичерүен билгеләп узды.

«Бүген гөнаһларны ярлыкауны сорыйбыз, шуңа күрә ислам динен дәүләт дине итеп кабул итү генә түгел, тәүбәгә килү көне итеп тә кабул итәбез. Күңелләребез пакъланып, изге гамәлләребез белән Аллаһка якынайыйк», – дип басым ясады Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ул, шулай ук, бүген кырымтатар шаһитләребезне искә алу, аларның 1944 елның 18 нче маенда үз иленнән сөрелгән көне булганын искәртте.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Аллаһка рәхмәтлебез: ул безгә үз җиребездә татулык, аңлау бүләк итә, традицияләр, диннәр арасында дуслык бирә. Аллаһ киләчәктә дә безне күп кенә башка илләр өчен үрнәк итеп яшәрлек итсен! Аңламау, хокукларны кимсетү, милли, дини билгеләр буенча кыерсыту булган җирләргә өлге булырлык итсен!» – дигән теләген әйтте Равил хәзрәт.

Ул Аллаһтан хәрби конфликт зоналарында татулык урнашуын сорарга өндәде. «Палестинада геноцид кичергәннәргә ярдәм, ике күрше – Украина һәм Россия арасында татулык урнашсын дип Аллаһка ялварабыз. Татарлар, руслар, дин кардәшләребез Россиядә дә Украинада да яши. Ислам дөньясы да, мөселманнар да үтерү коралы бирми, ә ул коралны көнбатыш дөньясы илләре бирә, вәсвәсә кузгата. Россия эчендә дуслык булуын теләмиләр, какшатырга, низаглаштырырга тырышалар», – дип ачынып сөйләде Равил хәзрәт Гайнетдин.

Ул мөселманнарга да, православ кардәшләргә дә бердәмлегебезне күрсәтә белгәнгә рәхмәтен әйтте. «Без гасырлар буе аңлашып, илебезгә уртак мәхәбәттә яши беләбез. Милләтләр, диннәр төрле, тик без бердәм халык. Безнең көчнең куәте – бердәмлектә», – дип төгәлләде чыгышын.

«Изге гуманитар гамәлләрдә, мохтаҗларга ярдәмдә ярышырга тиешбез»

Үзәк Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Тәлгат хәзрәт Таҗетдин, шулай ук, төрле милләтләрнең дустанә яшәүләрен искәртте.

«Телебез белән генә түгел, бөтен барлыгыбыз белән Аллаһка шөкер кылабыз. Атабыз Адәм галәйһиссәламне Аллаһы Тәгалә 40 ел арасында яратканда, ул 40 елның нәрсә икәнен чамалар өчен, бөтен барлык дөньяны Аллаһы Тәгалә җиде көндә яратты ди Коръән Кәрим. Без адәм балалары. Монда мөселманнар да, ватандашларыбыз христианнар да – барыбыз бергә җыелдык, чөнки без мең елдан артык кардәш булып яшәргә тырыштык», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Тәлгат хәзрәт быелгы җыенның Ватанны саклаучы елында үтүен искәртте. «22 февральгә каршы төндә бөек илебездә яшәүче барлык халыкларның лидеры Ватанны саклаучы кылычын тапшырды, ул мөселманнар һәм христианнарның бердәм Ватаныбызны саклау коралы», – дип ул Илья Муромецның да, батырларыбыз, шул исәптән, Муса Җәлилнең дә кылыч тотып, Ватанга тугрылыгын саклавын әйтте. «Ел буена Ватанны саклаучы елы дәвам итәчәк. Ул бер ел белән генә чикләнмәячәк. Без илебезне һәрвакыт сакларга әзер», – дип белдерде.

Ул гасырлар дәвамында башка дәүләтләр белән союздаш мөнәсәбәтләрдә булган ата-бабаларыбыз данын хөрмәтләү мөһимлеген әйтте. «Дөньядагы хәлләрне беләбез, дөнья яклауга мохтаҗ. Кем күбрәк үтерер дип ярышырга түгел, изге гуманитар гамәлләрдә, мохтаҗларга ярдәмдә ярышырга тиешбез», – дип өндәде баш мөфти.

Ул илләр арасында мөнәсәбәтләрне җайга салу, ныгыту әһәмиятен ассызыклады. «Сугыш, бер-береңә ышанмау булырга тиеш түгел. Коралга киткән бар нәрсә кеше иминлеге хакына китсен иде!» – дигән теләген җиткерде.

«Дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәмнәр үткәрү – бик кадерле, олы нәтиҗә»

Россия мөселманнары Дини җыены рәисе Әлбир Крганов хәтеребезне яңартып тору әһәмиятен билгеләп узды.

«Болгар җирендә бәйрәмгә дип җыелыштык. Бөтен татар дөньясында аерым бер изге бәйрәм. Бу безнең төп йортыбыз. Бүген шушы мөбарәк җиргә сау-сәламәт килә алуыбыз өчен Аллаһка шөкер итик», – диде ул чыгышында.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Үзенең телен оныткан кеше мәдәниятен, тарихны оныта, тарихны онытканның киләчәге була алмый. Хәтеребезне яңартып тору, дәүләт дәрәҗәсендә бәйрәмнәр үткәрү, тарихыбызны өйрәнү – бик кадерле, олы нәтиҗә. Бу олы эшләрне башкарган бөтен мөселман кардәшләргә, мөселман булмаганнарга, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка, Хөкүмәткә олы рәхмәтләребезне җиткеребез, Аллаһ әҗерен бирсен», – дигән теләктә калды Әлбир хәзрәт.

Ул Казан, Татарстанның нинди зур дәрәҗәгә ирешүенә сөенүен әйтте. «БРИКСта дөньяның яртысыннан артык өлешенең җитәкчеләре килде. «Россия – ислам дөньясы: стратегик караш» группасы конференцияләрендә катнаштык. Соңгы елларда бу группаның җанланып китүен күрәбез», – диде. Әлбир Крганов сүзләренчә, группа җитәкчесе Рөстәм Миңнехановның, шушы төркем әгъзаларының чит илләргә барып, зур эшләр башкарып йөрүе гомум ил дәрәҗәсен күтәрә. «Без, татарлар, шушы эшне башкара алуыбыз күңелгә май булып ята. Аллаһ дәвамнарын бирсен иде», – диде.

Әлбир хәзрәт һәр эшне яратып башкару мөһимлеген ассызыклады. «Җидә эшләгән кеше шул туфракны яратмаса, ул туфракны кадерләмәсә, ашламаса, аннан уңыш алып булмый. Без дә изге эшләребез белән дөньяны матурлап торыйк», – дип чакырды.

«Күңелебез сызлый: хәлебез яхшы дип алдарга мөмкин, ләкин хәлебез яхшы түгел

Россиянең Азия өлеше мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Нәфигулла хәзрәт Аширов татар милләтен саклау әһәмияте турында сөйләде.

«Аллаһның сүзе кискен. Аллаһы Тәгалә әйтә: «И, иман китергән кешеләр, чын күңел белән Аллаһтан куркыгыз! Безне кем генә дип атамасыннар – болгар, кыпчак дисеннәр, безнең татарлыгыбыз себердән алып Казанга кадәр, Казаннан алып Әстерханга кадәр, Әстерханнан алып Кырымга кадәр – туган туфрагыбызда татар булып яшибез», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Нәфигулла хәзрәт Аллаһы Тәгалә кушканнарны үтәү, тыйган әйберләрдән курку мөһимлеген ассызыклады. «Аллаһның әмерләрен үтәмичә, балаларыбызны ислам динендә тәрбияләмичә, дөньядан үтә күрмәгез. Аллаһы Тәгалә дөньяда нәрсә эшләгәнегезне һәрберегездән сорар. Аның каршында ялгыз басып торырсыз», – дип искәртте хәзрәт.

«Күңелебез сызлый: хәлебез яхшы дип алдарга мөмкин, ләкин хәлебез яхшы түгел, чөнки татар хатыннарыннан татарлар, мөселманнар тумый. Әгәр шулай дәвам итсә, киләчәгебез авыр. Аллаһ безнең урыныбызга башка халыкларны китерер. Әгәр динегездән, татарлыгыгыздан тайпылсагыз, телегезне, динегезне югалтсагыз, ераклашсагыз, Аллаһы Тәгалә сезнең урыныгызга башка халыкларны китерер, ди. Аллаһы Тәгаләне яратырлар, Аллаһ та аларны яратыр, ди», – дип кисәтте Нәфигулла Аширов.

Хәзрәт әйтүенчә, дөнья ул безнең киләчәккә, кыямәт көненә әзерлек вакытыбыз. «Бу дөнья корсак туйдыру гына түгел, гыйбадәтләр белән ахирәткә әзерләнү урыны. Кем мәчетләребездә намаз укый? Кайда балаларыбыз?! Гаилә башлыгы балаларын тәрбия кыла алмаса, шул гаиләгә кыямәт көне булды дигән сүз. Татарлыгыбызны саклап калырга Аллаһ насыйп әйләсен», – дип тәмамлады.

«Шөкерананың иң зур ысулы – намаз кылу»»

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин шөкерана кылып яшәүнең әһәмиятен искәртте.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

«Сөекле пәйгамбәребез бер хәдисендә «биш нәрсә килгәнче, биш нәрсәнең кадерен бел» дип әйтә: картык килгәнче, яшьлегеңнең кадерен бел, авыру килгәнче, сәламәтлекнең кадерен бел, мохтаҗлык килгәнче, байлыгыңның кадерен бел, шөгыль килгәнче, буш вакытыңның кадерен бел, үлем килгәнче, гомереңнең кадерен бел» ди.

Башка бер хәдистә: «кем кешеләргә рәхмәтле була алмаса, Раббыбызга да рәхмәтле була алмый» ди. Шөкерана кылып яшәсәгез, арттырып бирермен, көферлек кылсагыз, шөкер кылмасагыз, газабым каты булачак, ди Аллаһ. Җитәкчеләргә, хәзрәтләргә, иганәчеләргә рәхмәтле булыйк, шөкерананың иң зур ысулы – намаз кылу», – диде Камил хәзрәт чыгышында.

Чарада шулай ук, Казан һәм Татарстан митрополиты Кирилл атакай чыгыш ясады. «Кадерле кардәшләр, йөрәк куана: изге җиргә җыелгансыз, елга бер генә түгел, ешрак та килергә мөмкин. Бу бит чын ирек һавасы. Аллаһ безгә шундый рәхәт җирләр биргән. Кадерен белергә кирәк. Бай тарихның да, ата-бабаларыбызның да кадерен белергә кирәк», – диде.

Фото: © «Татар-информ», Михаил Захаров

Тантаналы өлештән соң, җыенда катнашучылар тарихи Хан мәчете җирлегендә җәмәгать белән өйлә намазы укыдылар. Мөселманнар дин һәм Ватан өчен гомерләрен биргән ата-бабалары рухына, мөселман өммәте һәм Россия иминлеге өчен дога кылдылар.

  • Бүгенге җыен «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» халыкара икътисади форумын тәмамлау чарасы булды. «KazanForum» Татарстан башкаласында 13-18 майда узды. Ул Татарстанда 2009 елдан башлап ел саен үткәрелә. Вакыйга 2023 елдан федераль статуска ия. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия Президенты Владимир Путин йөкләмәсе нигезендә «Россия – Ислам дөньясы» стратегик караш төркемен җитәкли.
news_right_1
news_right_2
news_bot