news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изге Болгар мөселман яшьләрен кабат үзенә җыя

15-22 июль көннәрендә Болгарда IV мөселман яшьләре форумы була.

(Казан, 30 июнь, “Татар-информ”). 15-22 июль көннәрендә Болгарда IV мөселман яшьләре форумы була. Форумда Татарстаннан гына түгел, ә башка төбәкләрдән дә 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәр 150гә якын егет һәм кыз катнашыр дип көтелә. Бу хакта Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Атна дәвамында форумда катнашучылар палаткалы лагерьда яшәячәк. Алар төрле мастер-классларда, тренинглар, интеллектуаль уеннар, квестлар, исламның актуаль мәсьәләләренә багышланган түгәрәк өстәлләр һәм фикер алышуларда катнашыр дип ниятләнә. Моннан тыш, Коръәнне тәфсирләү һәм махраҗ буенча дәресләр оештырылачак.

Татарстанның һәм чит илләрнең күренекле дин әһелләре белән очрашулар да каралган. Форумның тантаналы ачылышы Диния нәзарәтендә булачак.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot