Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Изге айда - изге эш
Әлмәтнең Габдрахман авылында ифтар мәҗлесе үтте
(Казан, 24 август, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова).Әлмәт муниципаль районының Габдрахман авылында Әлмәт кулланучылар җәмгыяте ветераннары, Габдрахман һәм әлеге торак пунктка якын урнашкан авыл өлкәннәре өчен хәйрия ашы – Ифтар үткәрелде, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.
Ифтар мәҗлесе әлеге җәмгыять җитәкчесе Җәлил Насретдинов инициативасы астында узган. Авыз ачу “Татнефть” ААҖ көче белән икенче сулыш өрелүче авыл ашханәсендә оештырылган. Шунысын да билгеләп узарга кирәк, кулланучылар җәмгыяте өлкәннәрне һәрчак игътибар үзәгендә тота, ел әйләнәсендә төп бәйрәмнәрдә аларны төрле авылларда, зур залларда, табын артына җыеп хөрмәтли, игътибар үрнәкләре күрсәтә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз