Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ижевскиның татар гимназиясе төзекләндерелә
Ижевскиның татар гимназиясендә капиталь төзекләндерү бара. Шуңа күрә Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназиянең якынча 650 укучысы яңа уку елын күршедәге 55 һәм 20 нче мәктәпләрдә үткәрәчәк, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.
Уку йортында барысын да – идәннән алып түшәмгә кадәр яңарталар. Бигрәк тә түбә алыштыру, спорт залын һәм баскычларны рәтләү буенча зур эш башкарыла.
Кичә Дәүләт Думасы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең Удмуртия төбәк бүлекчәсе сәркатибе урынбасары Олег Гарин гимназиядә эш барышын карап кайтты. Ул милли проектлар кысаларында мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында капиталь ремонтларны гамәлгә ашыру өчен җаваплы.
Олег Гарин төзүчеләр белән сөйләште, эшләнгән һәм эшләнәсе бурычларны барлады һәм корылманы вакытында гамәлгә тапшыру өчен эшче көчләрне арттырырга кушты, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз