news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскидан Татьяна Волкова: Туган телне өйрәнү – белем бирү оешмасының бик мөһим юнәлеше

Казанның 186нчы «Перспектива» күппрофильле лицеенда төбәкләрдә туган телләрне саклау һәм популярлаштыру темасына багышланган семинар булды. Ижевскидан Татьяна Волкова семинардагы барлык укытучыларны туган телне саклауда үз өлешен кертер өчен тырышуларын билгеләп үтте.

Ижевскидан Татьяна Волкова: Туган телне өйрәнү – белем бирү оешмасының бик мөһим юнәлеше
Фото: Казан мэриясе матбугат хезмәте

Туган телне өйрәнү – белем бирү оешмасының бик мөһим юнәлеше. Икенче яктан, балаларның үзгәрүләрен кабул итәргә кирәк. Алар белән бергә без дә үзгәрергә тиеш. Балага туган телдә белем бирәсебез килсә, иң элек, аның теләкләренә, сорауларына һәм мохиткә игътибар итәргә кирәк. Балалар үз-үзен үстерсен, үзләре укысын (самообучение) өчен тудырылган шартлар – мөмкинлекләргә әйләнергә тиеш. Монда: аралашу, мөстәкыйль һәм актив булу, үз алдыңа сораулар куеп, шуларга җавап эзләү, теләк, хыяллар һәм планнар турында әйтү керә. Бу мохитнең компонентлары – белем бирү территориясе яки бина/бүлмә, белем бирү методы-эчтәлеге, социаль – белем бирү учреждениесендә субъектларның үзара мөнәсәбәте (укучы, укытучы һәм ата-ана).

Моннан чыгып, туган телне өйрәнгәндә шәхесне үстерә торган белем бирү мохитен тудыру мөһим. Туган телне шәһәрдә өйрәнгән бала еш кына туган телен белем бирү учреждениесендә, яхшы очракта – гаиләсендә ишетеп үсә.

Кузебай Герд исемендәге Удмурт дәүләт милли гимназиясе – Ижевск шәһәрендә урнашкан. Бу – Удмуртия Республикасында бердәнбер милли гимназия. Без республикада яшәгән барлык балаларны укытырга хокуклы. Гимназия структурасына ике балалар бакчасы һәм интернат керә. Уку-укыту мәктәпкә кадәрге яшьтән башлана, ди ул.

Семинарда яңгыраган фикерләрне «Интертат» сайты өчен Зилә Мөбәрәкшина язды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100