news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида «Язгы тамчы» татар һәм башкорт музыка коралларында уйнаучылар бәйгесе була

23 майда Ижевск шәһәре Халыклар дуслыгы йортында «Язгы тамчы» татар һәм башкорт милли музыка коралларында уйнаучылар бәйгесе узачак. Бу хакта Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасы хәбәр итте.

Конкурсның максаты — милли музыка традицияләрен саклау, үстерү һәм халык инструментларында уйнаучы сәләтле башкаручыларны ачыклау.

Чараның программасы:

  • 10:00 – конкурс номерларын тыңлау;
  • 13:00 – бәйге җиңүчеләрен бүләкләү һәм иң яхшы номерлардан торган гала-концерт.

Оештыручылар милли музыка сөючеләрне, шәһәр халкын һәм кунакларны милли музыка тантанасында катнашырга чакыра. Керү ирекле.

Фото: Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасы

news_right_1
news_right_2
news_bot