news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида унберенче тапкыр «Татар Кызы» бәйгесе узды

Ижевскида унберенче тапкыр «Татар Кызы» бәйгесе узды
Фото: tatar-congress.org

Ижевскида 11 нче тапкыр «Татар Кызы» бәйгесе узды. Тамашачыны Дәүләт филармониясенең зур залында Удмуртия мәдәният министры Владимир Соловьев сәламләде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

«Конкурс ун елдан артык үткәрелә, бу күп нәрсәне күрсәтә. Димәк, проект татар яшьләре һәм өлкәннәр арасында кирәкле. Димәк, оештыручылар үз эшләрен сыйфатлы башкаралар һәм үзләре артыннан алып бара беләләр. «Татар Кызы» — инде булган, сыналган сыйфат билгесе һәм аны саклап калырга, киләчәк буынга җиткерергә кирәк» — дип билгеләп үтте Владимир Михайлович.

Ун катнашучы 2024 елның гыйнварыннан апрельгә кадәр финалга әзерләнә. Төрле тематикадагы мастер-классларда алар үзләренең иҗади потенциалын ачарга һәм үз кызыксынуларын киңәйтергә тырышканнар. Бәйгенең мөһим үзенчәлеге – жюрига татар мәдәнияте һәм татар теле белән бәйләнешен күрсәтү.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының татар яшьләре белән эшләү комитеты җитәкчесе Алмаз Хәлиуллин кунакларны сәламләп, Россия төбәкләрендә «Татар Кызы» бәйгесен уздыруга ихтыяҗ елдан-ел арта баруын билгеләп үтте.

«Бу матурлык бәйгесе генә түгел, аның тирән мәгънәләре бар. Катнашучылар үзләренең чыгышларында гаилә кыйммәтләре темасын бик яхшы ачтылар. Оештыручыларның бәйгедә катнашу өчен татар телен белмәгән кызларны җәлеп итү практикасын аеруча билгелим. Финалга әзерлек барышында аларга үз халкының мәдәниятенә чумарга, туган телләре белән якыннанрак танышырга мөмкинлек бирәләр», — диде Алмаз Хәлиуллин.

Бөтендөнья татар конгрессы исеменнән барлык катнашучы гүзәл-затларыбызга бүләкләр тапшырылды.

Нәтиҗәдә, бәйгедә Ижевкидан Алия Гафурова җиңү яулый.

«Һәр кызга минем урынымда булырга, мин кичергән хисләрне кичерергә телим. Барлык оештыручыларга, спонсорларга, алып баручыларга, җанатарларга, дусларыма һәм минем иң якын кешеләремә — гаиләмә зур рәхмәт белдерәсем килә», — диде Алия Гафурова.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100