news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида Тукай исемендәге гимназиядә заманча музей ясарга җыеналар

Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында «Заманча музей булырмы?» дигән язма чыкты.

Ижау шәһәренең Габдулла Тукай исемендәге 6нчы гимназиясендә очрашуда Татарстан Республикасы мәгариф министрлыгының регионара бәйләнешләр бүлеге белгече Әлфия Гафиятулла кызы Әхәтова, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рәзил Ринат улы Зиннәтуллин, Милли музей белгече Алсу Данил кызы Хәйруллина, Удмуртия Халыклар дуслыгы йорты директоры Юлия Шахтина, Ижау шәһәре мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Людмила Дерюшева, Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе житәкчесе Рәмзия Габбасова, аның урынбасары Равил Шәрифуллин, гимназия директоры Гөлчәчәк Әхмәтова, татар теле укытучысы, музей җитәкчесе Рәсилә Габдрахманова катнаштылар.

Казан кунаклары татар теле кабинеты, музей бүлмәсе белән танышканнан соң, түгәрәк өстәл артында проблемалар, алда торган бурычлар турында сөйләштеләр. Әлфия Гафиятулла кызы директорга мөрәҗәгать итеп, киләсе уку елында татар теле дәресләре сәгатьләрен кыскарт­мау өчен барысын да эшләргә кирәклеген искәртте. Аның сүзләре белән Людмила Дерюшева да килеште.

Алсу ханым музей бүлмәсен заман таләпләренә туры китерү өчен нәрсәләр эшләргә булуын аңлатты, киңәшләрен бирде. Ул гына да түгел, Алсу Данил кызы проектны ясарга алыначагын белдерде. Әлеге хәбәр гимназия укытучыларын һәм иҗтимагый оешма җитәкчеләрен бик сөендерде.

Сер түгел, музейны заманчалаштыру турында сүз инде бер ел бара. Узган ел Республика Башлыгы Александр Бречалов гимназиягә килгәч, музейның балаларны җәлеп итәрлек кызыклы булмавын ассызыклап: «Мин укучы булсам, бирегә кермәс идем», – дип, гимназия коллективы алдына музей бүлмәсен заманчалаштыру бурычын куйган иде.

Гыйнвар аенда Удмуртиядә Бөтендөнья татар конгрессының Идел буе федераль округы регионнарындагы милли оешмалар җитәкчеләре катнашында күчмә утырышы узды. Шул вакытта Васил Шәйхразыев республика җитәкчеләре белән очрашып: «Әлеге сорауны хәл итүдә ярдәм итәрбез», – дигән иде.

13 июльдә Татарстаннан шушындый дәрәҗәле делегациянең гимназиягә килүе – югарыда телгә алынган очрашуның нәтиҗәсе. Бу көнне татар гимназиясендә киләчәктә заманча музей булыр дигән ышаныч туды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100