news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида татар һәм удмурт телләренә өйрәтә торган үзөйрәткечләр тәкъдим итү булды

Казан лингвистлары Удмуртиянең Халыклар дуслыгы йортында татар һәм удмурт телләренә өйрәтә торган үзөйрәткеч тәкъдим итте. Басмаларны Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәме белән Татар китап нәшриятында чыгардылар, дип хәбәр итә Халыклар дуслыгы йортының матбугат хезмәте. Бөтендөнья татар конгрессы шул турыда яза.

«Мон ачим: Самоучитель удмуртского языка» китабын аның авторы, филология фәннәре докторы, «Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәге» федераль тикшеренү үзәгенең күп факторлы гуманитар анализ һәм когнитив филология лабораториясе җитәкчесе Алексей Арзамазов тәкъдим итте.

Ул ата-бабаларының биографиясен өйрәнгәндә һәм удмурт тамырларын эзләгәндә удмурт телен аңлы яшьтә өйрәнүен сөйләде. Арзамазов телне өйрәнү нәтиҗәлерәк булсын өчен хәтта Түбән Новгородтан Ижевскка күченгәнен билгеләп үтте.

Галим сүзләренчә, үзөйрәткечтә удмурт теленең төп грамматик кагыйдәләре тупланган. Алар темалар буенча логик рәвештә бүленгән һәм адымлап өйрәнү өчен иллюстрацияләр белән тулыландырылган.

«Татарский язык с нуля: самоучитель для начинающих» китабы турында Россия Фәннәр академиясенең Казан фәнни үзәгенең башка вәкиле, этнолог, тел активисты һәм тәрҗемәче Максим Кузнецов сөйләде. Ул басманың, тел өйрәнүчеләргә җайлырак булсын өчен, аңлатмалар һәм лирик чигенүләр белән тулы булуын билгеләп үтте. Китаптагы диалоглар укучыларга таныш хәлләр турында, бу телне яхшырак аңларга ярдәм итә.

Презентация ахырында галимнәр чуваш һәм мари телләренә үзөйрәткечләр тиздән чыгачагын игълан итте.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100