news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида Сабантуйга бүләк җыйдылар

Ижевскида Сабантуйга бүләк җыйдылар
Фото: tatar-congress.org

Кичә Ижевск шәһәрендә бер төркем милләттәшебез, балалар белән бергәләп, борынгыдан килгән күркәм йоланы – Сабантуйга бүләк җыюны оештырды. Әлеге матур традиция Ижевскида быел ун елдан соң үткәрелгән. Ун ел элек онытылган йоланы кабаттан яңартып җибәргәннәр. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләк җыючылар төркеме ике урам гына әйләнсә дә, бүләкләр мулдан җыелган. Кайбер гаиләләр урам әйләнүчеләрне көтеп торган, аеруча хөрмәт белән каршы алган. Фәйрүзә апа белән Феликс абый Мансуровлар барлык кунакларны да тәмле коймак белән сыйлап, бәйрәм рухын тагын да арттырганнар.

Быел Ижевскида Сабантуй 29 июньдә үтәчәк. Ул елдагыча шәһәр ипподромында узачак.

news_right_1
news_right_2
news_bot