news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида Россия халыклары телләре көнендә Рәсүл Хәмзәтов әсәрләре буенча диктант яздылар

Ижевскида Россия халыклары телләре көнендә Рәсүл Хәмзәтов әсәрләре буенча диктант яздылар
Фото: Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасы

Ижевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында 80гә якын кеше «Россия – халыклар йорты» бөтенроссия диктант акциясенә кушылды. Диктант язуда укучылар, студентлар, милли оешма вәкилләре катнашты, дип хәбәр итә Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасы.

Диктант Россия Федерациясе халыклары телләре көне уңаеннан оештырылды. Әлеге чарада милләттәшләребез бик теләп катнашты, диелә хәбәрдә.

Фото: Удмуртия татарларының «Яңарыш» газетасы

Диктант Рәсүл Хәмзәтов әсәрләре буенче төзелгән. 8 сентябрь – күренекле шагыйрь Рәсүл Хәмзәтовның туган көне. Аның иҗаты халыклар дуслыгының һәм мәдәниятләр бердәмлегенең якты символы булып тора.

news_right_1
news_right_2
news_bot