news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида Россия халыклары телләре көненә багышланган дуслык бәйрәме узды

Ижевскида Россия халыклары телләре көненә багышланган дуслык бәйрәме узды
Фото: Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы

8 сентябрьдә Россия халыклары телләре көне билгеләп үтеләчәк. Бу уңайдан Удмуртия башкаласы – Ижевск шәһәрендәге Муса Җәлил исемендәге китапханәдә бәйрәм чарасы узган. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы хәбәр итте.

Чараның максаты – Россия халыклары телләрен саклау һәм аларга ярдәм итү. Бәйрәм туган телгә, милли киемгә, милләтләрнең гореф-гадәтләренә багышланды, диелә хәбәрдә.

Бәйрәмдә өч милләт вәкилләре очрашкан: «Бәхет» татар ансамбле, «Задор-мылкыд» удмурт ансамбле һәм «Вересень» рус ансамбле һәрберсе үз милләтенең гореф-гадәтләре белән таныштырган. Дуслык бәйрәме зур түгәрәк уенга басып җыр-бию белән тәмамланган.

news_right_1
news_right_2
news_bot