news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида Россия халыклары мәдәниятенә багышланган этнофатирниклар циклы уза

Ижевскида Россия халыклары мәдәниятенә багышланган этнофатирниклар циклы уза
Фото: Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе

Ижевск шәһәренең 5нче номерлы балалар сәнгать мәктәбендә этнофатирниклар циклы дәвам итә. Күптән түгел татар һәм рус халкы вәкилләре катнашында очрашу үткәрелсә, бу юлы чара удмурт халкы мәдәниятенә багышланган. Бу хакта Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе хәбәр итә.

Чара «Гаиләләр бердәмлегендә — халык көче» дип аталган мәдәни-белем бирү гаилә марафоны кысаларында үткәрелә.

Бәйрәмдә Мөсифуллиннар һәм Шәеховлар гаиләләре кунак булган. Алар удмурт мәдәнияте, гореф-гадәтләре белән таныштырган һәм музыкаль номерлар бүләк иткән. Чарада катнашучылар өчен төрле остаханәләр, күргәзмәләр һәм интерактив зоналар оештырылган.

news_right_1
news_right_2
news_bot