Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ижевскида Республикакүләм «Татар кызчыгы, татар малае – 2025» бәйгесе җиңүчеләре билгеле
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

Ижевск шәһәренең Халыклар Дуслыгы йортында 6нчы тапкыр Республикакүләм «Татар кызчыгы, татар малае – 2025» бәйгесе узды. Бәйгедә 8 бала — 4 малай, 4 кыз көч сынашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар гаиләләре турында сөйләделәр, үз осталыкларын җырда, биюдә, шигырь сөйләүдә күрсәттеләр. М.Җәлилнең «Карак песи»ен сәхнәләштерделәр. Бәйгенең соңгы өлешендә бишек җырларын балалар әниләре белән башкардылар.
«Татар кызчыгы- 2025» исеменә 107нче балалар бакчасында тәрбияләнүче кыз, ә «Татар малае- 2025» исеменә Можга шәһәреннән килгән егет лаек булды. Бәйгенең кунаклары — милли сәясәт министры урынбасары, Халыклар дуслыгы йорты директоры, иҗтимагый палата җитәкчесе һәм башкалар иде.
Җиңүчеләргә 7 меңлек самокат, бүтән номинацияләргә зур өстәл белән урындык, һәр егеткә түбәтәй, һәр кызга калфаклар, китаплар бүләк ителде. Балаларның әниләре дә рәхмәт хатлары, баллы күчтәнәчләр белән бүләкләнде, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз