news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида милли киемнәр фестивале узды

Ижевскида милли киемнәр фестивале узды
Фото: Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы

Ижевск шәһәренең С.М.Киров исемендәге ял һәм мәдәният паркында матур вакыйга – Милли киемнәр фестивале узган. Чара төрле милләт вәкилләрен берләштергән, бай милли кием коллекцияләрен җәмәгатьчелеккә тәкъдим итү мәйданчыгына әверелгән. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Фестивальнең иң якты һәм онытылмаслык мизгелләренең берсе Татарстанның Чаллы шәһәреннән килгән «Остазлар» брендының чыгышы булды. Алар бу зур бәйрәмгә махсус кунак буларак чакырылган. Брендның җитәкчесе – дизайнер, талантлы остаз Гөлфия Хәлиуллина. Ул брендның коллекцияләре белән таныштырды, кул белән чигелгән нәфис милли бизәкле һәм тирән тарихлы эшләнмәләрне тәкъдим итте. Киров паркы аллеяларында узган бу күргәзмәгә килүчеләр милли мотивлар белән заманча моданың синтезын күрә алды. Һәрбер җөй, һәрбер бизәк чын сәнгать әсәре булып тора, халыкның бай мирасын һәм рухи матурлыгын чагылдыра, диелә хәбәрдә.

Мондый чаралар дуслык җепләрен ныгытуга, төбәкара иҗади бәйләнешләрне киңәйтүгә һәм яшь буында үз халкының тарихына, милли киеменә карата горурлык хисе тәрбияләүгә зур өлеш кертә.

news_right_1
news_right_2
news_bot