Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ижевскида милләтара яңа уңыш бәйрәме үтте
Кичә Ижевскиның Космонавтлар паркында милләтара яңа уңыш бәйрәме узды. Рус, удмурт, татар, мари һәм мордва халыклары мәйданчыклары кунакларны милли гореф-гадәтләр, халык җыр-биюләре, кул эшләре, милли ризыклар һәм күңелле уеннар белән каршы алды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Татарлар мәйданчыгы исә бәйрәмнең иң җанлы һәм иң моңлы урыннарының берсенә әверелде. Гармун, баян моңнары тынмады, матур җырларыбыз яңгырады. Бирегә килгән һәркем татар халкының кунакчыллыгын һәм милли рухын тоя алды.
Кунакларны мичтә пешкән хуш исле ботка, милли камыр ризыклары һәм кайнар чәй белән сыйладылар.
Мондый бәйрәмнәр төрле милләт вәкилләрен берләштерә, бер-беребезнең мәдәниятен якыннанрак танып белергә мөмкинлек бирә һәм халыклар арасындагы дуслыкны тагын да ныгыта, диелә хәбәрдә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз