news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида «Иж буе татарлары» фәнни-гамәли конференциясе узган

Ижевскида «Иж буе татарлары» фәнни-гамәли конференциясе узган
Фото: Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы

Ижевскида «Иж буе татарлары» фәнни-гамәли конференциясе узган. Чараны Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә Удмуртия татарлары милли-мәдәни автономиясе оештырган. Бу хакта Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасы хәбәр итә.

Конференциягә Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре һәм Мәрҗани исемендәге тарих институты фәнни хезмәткәрләре килгән.

Чарада шулай ук Удмуртиянең 10 һәм 97нче мәктәпләре, Г.Тукай исемендәге 6нчы татар гимназиясе укучылары һәм укытучылар, «Асылъяр» үрнәк музыка, җыр һәм бию ансамбле, милли оешмалар җитәкчеләре, Удмуртиянең милли музей хезмәткәрләре, тарих фәннәре кандидатлары катнашкан.

Казан кунакларының өч көнлек фәнни сәяхәте Әгерҗе һәм Менделеевск якларында дәвам итәчәк, диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot