news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида «Иж буе татарлары» фәнни-гамәли конференциясе кысасында «Гаратуев укулары» узды

Ижевскида «Иж буе татарлары» фәнни-гамәли конференциясе кысасында «Гаратуев укулары» узды
Фото: https://yanarysh.ru/

Удмуртия Милли китапханәсендә Бөтендөнья татар конгрессы һәм Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе тарафыннан оештырыл­ган регионара «Иж буе татарлары» фәнни-гамәли конференциясе кысаларында «Гаратуев укулары» узды. Бу хакта Удмуртиянең «Яңарыш» газетасында Эльвира Хуҗина яза.

Анда Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы хезмәткәрләре, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе галимнәре һәм Мәрҗани исемендәге тарих институтының фәнни хезмәткәрләре килде. Шулай ук Удмуртиянең 10нчы, 97нче мәктәпләре, Г. Тукай исемендәге 6нчы татар гимназиясе уку­чы­лары һәм укытучылар, «Асылъяр» үрнәк музыка, җыр һәм бию ансамбле, милли оешмалар җи­тәкчеләре, Удмуртиянең милли музей хезмәткәрләре, Удмурт тарих, тел һәм әдәбияты институты фәнни хезмәткәрләре – тарих фәннәре кандидатлары катнашты.

Тарихи, күренекле шәхесләребез турындагы кызыклы чыгышларга бай чара булды ул. «Әлеге конференция - безне якынайта, берләштерә торган проектларның берсе. Иң ямьсез сүзләрнең берсе – чит төбәктә яшәүче татарлар. Һәрбер татар үз илендә, үз җирендә яши. Ә елгалар безне бер­ләштерә. Ижевск шәһәре Иж елгасы буенда урнашкан. Монда 50 меңнән артык татар яши. Аннан соң Әгерҗе районы, анда 20 меңнән артык татар яши. Иж елгасы Камага коя, ул Менделеевск районында. Шулай итеп, әлеге проект ике республиканы берләштерә. Без биредә яшәүче күренекле, милли җанлы шәхесләребез турында сөйлибез, өйрәнәбез, тарихыбызны барлыйбыз», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов.

Конференцияне ачуда Бөтендөнья татар конгрессының Татар эш­мәкәрләре белән эшләү бүлеге җи­тәкчесе Фәрит Уразаев та катнашты.

«Елга, су – ул бер­ләштерә торган образ. Иж елгасы 216 чак­рым озынлыкта, 62 култыгы бар. Анда 100-120 авыл урнашкан булырга тиеш. Безнең бабайлар елгаларны сайлап ала белгәннәр. Аксак Тимер Хан яу белән килгәч, безнең борынгы әби-бабайларыбыз шушы җир­ләргә качып килгәннәр. Авыллар та­рихы турында күп кенә китаплар да язылды инде. Без бабайларыбызның нәсел шәҗәрәсе турында гына түгел, авылларның да шәҗәрәсе турында белер­гә, өйрәнергә тиеш. Элек ничә авыл, ничә мәчет булган, хәзер ничә авыл, ничә мәчет сакланган – шуларның картасын төзергә кирәк. Шунысы сөендерә, бүген балалар чыгыш ясый. Бу эзләнү эшләрен, чыгышларны алар истә калдырачак. Никадәрле балалар, оныкларыбыз үз нәселләрен, тарихыбызны өйрәнә икән – милләтебезнең киләчәге дә шулкадәрле хәерлерәк», – диде ул.

Бу көнне Татар Иҗтимагый үзәге, «Хәерле кич» тапшыруы, «Яңарыш» газетасы тарихы, «Ижауның Татар Базары бистәсе тарихы» турындагы китап хакында, Мәсгуд Гаратуев, Шиһабетдин Садыйков, «Купол» заводы директоры Фәнил Зыятдинов кебек шәхесләребез турында һәм башка кызыклы чыгышлар яңгырады.

Балалар да өлкәннәрдән калышмады. Һәрберсе үз эшенә җаваплы карап әзерләнгәннәр. «Мин «М.Җәлил эзләреннән» дигән проект эше яздым. Шагыйрьнең Удмуртия, Ижевск белән бәйле тарихын өйрәндем. Миңа бу бик кызык­лы тоелды. Инде Казанда чыгыш ясаган идем, хәзер шушы эшем белән әлеге конференциядә чыгыш ясавым белән горурланам», – диде 6нчы гимназия укучысы Раяз Абдрахманов.

«Минем эшемнең исеме «Йолдызлылар – гаилә хезмәт династияләре» дип атала. Конференциядә карт әбием һәм карт бабамның Әгерҗе районы Йолдыз авылыннан күченеп килеп, металлургия заводында эшләүләре, кайнар цехта балта ясаулары, балалары турында сөйләдем», – дип, үз эше белән таныштырды 10нчы мәктәп укучысы Тамирлан Вәлиев.

3 көн дәвам иткән конференциядә бу якларның тарихы, шәхесләре барланды.

«Быел «Гаратуев укулары» икенче тапкыр узарга тиеш иде. Ирек Илдус улы узган ел ахырында: «Бөтен­дөнья татар конгрессының эш планында «Иж буе татарлары» дигән фән­ни-гамәли конференция уздыру бар. Әйдәгез, бергәләп уйлыйк әле бу хакта», – дигәч, аны «Гаратуев укулары» белән бергә кушарга булдык. Балаларның да катнашуы, аларның чыгышларын зур галимнәр тыңлавы бик яхшы булды. Галимнәр, кунаклар үзләре дә моны югары бәяләделәр. Без Удмуртиядә яшәүче татарларның бай тарихы булуын да, танылган шәхесләрне дә күрсәтә алдык. Фәнни-гамәли кон­фе­­ренциянең Удмуртиянең Милли китап­ханәсендә узуы бу чарага җитди төсмер өстәп кенә калмады, ә дәрәҗәсен дә күтәрде. Бөтендөнья татар конгрессына, китапханә җитәкчеләренә, тарих фәннәре кандидаты Рөстәм Касимовка бу проектны тормышка ашырырга ярдәм итүләре өчен зур рәхмәт», – диде Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Рәмзия Габбасова.

news_right_1
news_right_2
news_bot