Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ижевск ягына таба очучы өч пилотсыз очкыч бәреп төшерелгән
Һава һөҗүменә каршы оборона көчләре Ижевск ягына таба очучы өч пилотсыз очкычның һөҗүмен кире кайтарган. Бу хакта Удмуртия башлыгы Александр Бречалов телеграм-каналында хәбәр итте.
«Украина террорчыларының һөҗүмнәрен кире кайтаруны дәвам итәбез. Өченче пилотсыз аппарат радиоэлектрон көрәш чаралары нәтиҗәсендә координаталарын югалтты һәм максатына ирешмичә җиргә төште», - диде ул видеомөрәҗәгатендә.
Бречалов БПЛА һөҗүме куркынычы саклана, дип ассызыклады һәм иминлек чараларын үтәргә кушты.
Исегезгә төшерик, республика территориясендә «Пилотсыз очкыч һөҗүме куркынычы» режимы гамәлдә. Казан һәм Түбән Кама аэропортларында «Келәм» планы кертелде. Шулай ук мобиль интернет эшендә өзеклекләр күзәтелергә мөмкин.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз