news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевск шәһәрендә Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу булачак

24 ноябрь көнне Ижевск шәһәрендә Татарстанның баш казые, танылган дин әһеле, вәгазь остасы Җәлил хәзрәт Фазлыев белән очрашу узачак.

Чара Ижевск шәһәренең Халыклар дуслыгы йортында Удмуртия дин әһелләре катнашында оештырыла. Очрашуда дин, әхлак, гаилә кыйммәтләре, рухи тәрбия һәм мөселман җәмгыяте тормышына кагылышлы мәсьәләләр турында фикер алышу мөмкинлеге булачак.

  • Җәлил хәзрәт Фазлыев — күпсанлы дини китаплар авторы, киң танылган вәгазьче. Аның нәсыйхәтләре, дин һәм әхлак турындагы фикерләре Татарстанда гына түгел, Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүче милләттәшләребез арасында да зур кызыксыну уята.

Очрашу 14:00 сәгатьтә башлана, керү ирекле, дип хәбәр итә Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot