news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевск мәктәбендәге фаҗигадә үлүчеләр саны 17гә җиткән

Ижевск мәктәбенә һөҗүм иткән вакытта зыян күргән өч бала бик авыр хәлдә. Бу хакта РФ Сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

Ижевскида һөҗүм аркасында һәлак булучылар саны 17гә кадәр арткан. Бу хакта Удмуртия хакимияте Тикшерү комитеты мәгълүматларына сылтама белән сөйләде, дип хәбәр итә РИА Новости.

«17 кеше үлде, шул исәптән 11 бала һәм алты олы кеше», — диелә белдерүдә. Тикшерү комитетының элеккеге мәгълүматлары буенча үлүчеләр саны 15 иде: 11 бала һәм дүрт олы кеше. Яраланучылар саны 24 кеше — 22 бала һәм ике олы кеше.

news_right_1
news_right_2
news_bot