news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевск мәктәбендәге фаҗигадә һәлак булган һәм зыян күрүчеләрнең гаиләләре түләүләр алачак

Ижевскиның 88нче мәктәбенә кораллы һөҗүм вакытында һәлак булучыларның гаиләләре миллион сум акча алачак, дип хәбәр иттеләр Удмуртия хөкүмәтендә. РИА Новости шул турыда яза.

Хакимият шулай ук җирләүне оештыру чыгымнарын капларга ярдәм итәчәк. Үз чиратында, авыр һәм уртача авыр җәрәхәтләр алганнарга 500әр мең сум акча түләнәчәк.

Искәртеп үтәбез, Ижевскиның 88нче мәктәбенә кораллы һөҗүм булды. Мәктәпнең элеккеге укучысы – 1988 елда туган Артем Казанцев анда утлы коралдан ут ачты. Удмуртия башлыгы журналистларга хәбәр иткәнчә, ир-ат психоневрологик диспансерда исәптә тора. 17 кеше үлде, 23 кеше зыян күрде. Республикада дүрт көнлек матәм игълан ителде.

news_right_1
news_right_2
news_bot