news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевск мәктәбендәге атыштан соң җинать эше кузгатылды

Удмуртия Республикасы буенча Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге атыштан соң «Ике һәм аннан да күбрәк кеше үтерү» һәм «Законсыз корал сатып алу, саклау һәм йөртү» маддәләре буенча җинаять эше кузгатты.

Эшне тикшерү РФ Тикшерү комитеты рәисе кушуы буенча Тикшерү комитетының үзәк аппаратына тапшырылды.

Ведомствоның беренчел мәгълүматларына караганда, фаҗигада 13 кеше үлгән. 

Тикшерүчеләр барлык хәлләрне ачыклаячак, дип хәбәр иттеләр РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100