news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевск мәктәбендәге атышны кем оештыруы билгеле

Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге фаҗигадә корбаннар саны 13кә җиткән.

Ижевск мәктәбендәге атышны шул мәктәпне тәмамлаган, 1988 елда туган Артем Казанцев оештырган. Бу хакта «РИА Новости»га РФ Тикшерү комитетының матбугат хезмәтендә хәбәр итәләр.

Бүген билгесез кеше Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендә ут ача, соңыннан үз-үзенә кул сала. Соңгы мәгълүматлар буенча, әлеге фаҗигадә корбаннар саны 13кә җиткән. Шуларның җидесе – балигъ булмаган балалар. Тагын 14 бала һәм 7 олы кеше яраланган. Удмуртиядә матәм игълан ителде.

«Россия Тикшерү комитеты тикшерүчеләре Ижевск мәктәбенә һөҗүм итүче кешене ачыклаган. Ул –1988 елгы Артем Казанцев. Ижевск шәһәрендә туган, шушы мәктәпне тәмамлаган. Һөҗүм итүченең шәхесе, даирәсе ачыклана», – дип белдерделәр ведомствода. Ут ачкан ир кешенең өендә тентү үткәрелә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100