news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевск мәктәбендәге атышта алты кеше һәлак булган

Хәзерге вакытта Ижевск шәһәрендәге мәктәптә атыш аркасында алты кешнең һәлак булуы һәм 20гә якын зыян күрүче турында Эчке эшләр министрлыгы Медиа телеграм каналына сылтама белән «РИА новости» яза.

«Бүген Ижевскның 88 нче номерлы мәктәбендәге атыш турында билгеле булуга ук, Удмуртия Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре фаҗига урынына чыкты. Җинаятьтә шикләнүчене тоткарлауга юнәлдерелгән чаралар оештырылды. Хәзерге вакытта полиция хезмәткәрләре ут ачкан кешенең гәүдәсен тапты. Булган мәгълүматларга караганда, ул үз-үзенә кул салган. Хәзерге вакытта 6 кешенең һәлак булуы турында билгеле. Якынча 20 кеше зыян күргән. Әлеге мәгълүмат ачыклана», – диелә хәбәрдә.

news_right_1
news_right_2
news_bot