Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
«Интертат» басмасы Татарстан Республикасы көненә багышланган махсус проект тәкъдим итте
Татар телендәге «Интертат» басмасы Татарстан Республикасы көненә багышланган махсус проект тәкъдим итте. Ул визуаль һәм тавыш эффектларын үз эченә алган мультимедиа музее форматында әзерләнгән.
Бу проект ярдәмендә республикада яшәүче халыклар, дәүләт символлары, 1990 елдан башлап төбәк тарихы һәм фотохроника белән танышырга мөмкин.
«Без үзебезнең редакция өчен бу яңа форматны кертергә һәм аны традициягә әверелдерергә телибез. Республика көненә әзерләнгән әлеге махсус проект — хәзерге заман мультимедиа редакциясе мөмкинлекләрен тикшерү. Мондый формат гаммәви мәгълүмат чаралары өчен яңа булмаса да, татар журналистикасы өчен бу — яңа күренеш», - дип сөйләде «Интертат» басмасының баш мөхәррире Рөстәм Гәрәев махсус проект турында.
Махсус проект белән түбәндәге сылтама буенча кереп танышырга мөмкин.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз