news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскиның «Чулпан» театры Рүзәл Мөхәммәтшинның «Өрә белмәгән көчек» спектаклен куя

26 гыйнварда 13.00 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге әдәби музейда Ижевск шәһәренең «Чулпан» балалар театры (җитәкчесе – Рәфилә Рәсүлова) Рүзәл Мөхәммәтшинның «Өрә белмәгән көчек» спектаклен тәкъдим итә.

«Спектакль Габдулла Тукай әсәрләренә нигезләнеп эшләнгән, туган телгә мәхәббәт, дуслык, тугрылык, батырлык кебек асыл төшенчәләр турында сөйли. Программада спектакль карау, әсәрнең авторы Рүзәл Мөхәммәтшин белән очрашу, Тукай музее буенча экскурсия була. Спектакль 4-10 яшьлек балалар өчен», - дип хәбәр итә Габдулла Тукай әдәби музее матбугат хезмәте.

news_right_1
news_right_2
news_bot