news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Ижевскида «Язгы тамчы» фестиваль-бәйгесе сәләтле балаларны барлады

Ижевскида «Язгы тамчы» фестиваль-бәйгесе сәләтле балаларны барлады
https://yanarysh.ru/

Ижевскида 25 нче тапкыр татар-башкорт көйләрен башкаручыларның төбәкара «Язгы тамчы» инструменталь фестиваль-бәйгесе үтте. Аны Удмуртиянең Милли сәясәт министрлыгы ярдәме белән Татар иҗтимагый үзәге оештырды. Конкурсның максаты — талантлы балаларны барлап, татар музыка сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләү, милли мәдәниятебез, сәнгатебез дөньясына әйдәү. Бу хакта «Яңарыш» сайты хәбәр итә. 

Быел бәйгедә катнашучы­ларның саны 60тан арткан. Алар Ижевск, Воткинск, Глазов, Можга шәһәрләреннән, Әгерҗе районыннан килгәннәр. «Кызыксынучылар елдан-ел арта. Быел катнашучылар арасында татарлар гына түгел, ә рус, удмурт милләтеннән булган балалар да бар. Димәк, татар көйләре белән кызыксыналар, аны яраталар», – диде Татар иҗтимагый үзәге президенты Илсур Миңнемуллин.

Чараны ачуда Удмуртия милли сәясәт министры урынбасары Людмила Соковикова да катнашты. «Фестивальнең максаты – сәләтле балаларны барлау гына түгел. Ә укучыларда милли көйгә, үз халкына, туган ягына карата мәхәббәт, кызыксыну тәрбияләү. Монда бүген татарлар гына түгел, башка милләт вәкилләре дә катнаша. Ә бу исә милләтара дуслыкны тагын да ны­гыта, бердәмлек мохитен тоярга ярдәм итә. Без, өлкәннәр, балаларда үз халкын, телен, илен ярату хисе тәрбияләргә тиеш. Бу безнең төп бурычыбыз», – диде ул.

Конкурсның 25 елдан артык тарихы бар. Бу Татар иҗтимагый үзәгенең генә түгел, ә ата-ана­ларның, укытучыларның һәм бала­ларның уртак тырышлы­гы нәтиҗәсе, дигән фикерне яң­гы­ратты Гайсә Талипов. Ул кон­курсның башында ук торган кеше, бу юлы да жюри әгъзасы буларак, яшь талантларга бәя бирергә килгән. «25 тапкыр узган конкурста барлыгы 7 меңнән артык бала катнашкан. Һәм аларның бик күбесе үз тормышларын музы­ка белән бәйләде. Без, өлкәннәр, моңа карап сөенәбез», – ди ул.

Балалар баян, аккордеон, флейта, фортепиано, саксофон, кларнет һәм башка төрле уен-коралларында уйнадылар. «Быел катнашучылар арасында кече яшьтәге балаларның күп булуы шатландыра. Әлбәттә, бу гаиләдә татар көйләренә мәхәббәт тәрбияләнүе белән дә бәйледер. Чөнки гаиләдә татар көйләре яңгыраса, татар җырлары җырланса, ул балалар киләчәктә үз мәдәниятләрен, сән­гатьләрен онытмыйлар.», – диде жюри әгъзасы, Удмуртиянең атказанган мәдәният хезмәткәре Светлана Кайсина.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100