news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Ижевскида Удмуртия татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилеен билгеләп үттеләр

Ижевскида Удмуртия татар милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилеен билгеләп үттеләр
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы сайтыннан

6 декабрьдә Удмуртия Республикасының Ижевск шәһәрендә Удмуртия татарларының милли-мәдәни автономиясенең 20 еллык юбилей кичәсе узды. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы сайтында хәбәр ителә.

Әлеге чарада Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты Данис Шакиров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Удмуртия башлыгы администрациясе һәм җитәкчесе Александр Журавлев, Удмуртия Республикасы Дәүләт советы рәисе урынбасары Татьяна Ишматова һәм башкалар катнашты.

Данис Шакиров катнашучыларны сәламләде һәм иҗатларында уңышлар теләде.

Әлеге юбилей кичәсендә Удмуртиядә татар мәдәниятен үстерүгә зур өлеш керткән ансамбль җитәкчеләре бүләкләнде. Кичә Бөтендөнья татар конгрессының Россия төбәкләрендә һәм чит илләрдә чынга ашырыла торган «Татар мәдәнияте көннәре» проекты кысаларында оештырылды.

news_right_1
news_right_2
news_bot