Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Ижевскида татар халкының борынгы язгы йола бәйрәме – «Карга боткасы» узган
Ижевск шәһәренең 116 номерлы балалар бакчасында татар халкының борынгы язгы йола бәйрәме – «Карга боткасы» гөрләп узган. Бу чара балаларны халкыбызның бай мирасы, гореф-гадәтләре белән таныштыру һәм табигатькә карата мәхәббәт тәрбияләү максатыннан оештырылган. Бу хакта Удмуртия Республикасының «Яңарыш» газетасының ВКонтакте социаль челтәрендәге рәсми төркемендә хәбәр ителә.
Балалар, бөтен традицияләрне саклап, милли киемнәр киеп, такмаклар әйтеп, ботка өчен «күчтәнәчләр» җыйган. Бакча ишегалдында җыр-бию тынмаган. Моннан тыш, кызлар һәм малайлар төрле халык уеннарында җитезлекләрен сынаган. Аннары балалар хуш исле боткадан авыз иткән.
«Мондый чаралар балаларга милли гореф-гадәтләрне уен формасында сеңдерергә ярдәм итә», – ди бакча тәрбиячеләре.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз