news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Изамбаева: Россиядә ВИЧ-инфекцияле кешеләр өчен дарулар белән проблема булмаячак

Россиядә әлегә ВИЧ-инфекцияле кешеләр өчен дару препаратлары кытлыгы күзәтелми. Әмма катгый санкцияләр шартларында дарулар запасы булдыру һәм «бәхетле очраклылык»ка таянмау мөһим.

«Бүген фармкомпанияләр дә, махсус үзәкләр дә безгә дарулар булачак дип вәгъдә итә. Бүгенге көнгә кадәр алар чыннан да бар. Кайбер төбәкләрдә кайбер дарулар белән өзеклекләр бар, ләкин без кешеләргә кая мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтәбез һәм бу мәсьәлә хәл ителә», - дип сөйләде «Татарстан-24» өчен биргән интервьюсында ВИЧ белән яшәүче кешеләргә ярдәм итү үзәге җитәкчесе Светлана Изамбаева.

Изамбаева фикеренчә, кешеләргә мондый тоткарлыкларга әзер булырга һәм билгеләнгән даруларның бераз запаска алып куярга кирәк. Шул вакытта кешенең кирәкле препаратны сатып алу мөмкинлеген табу өчен вакыты булачак.

 

news_right_1
news_right_2
news_bot