news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Яшел Үзән районыннан Лисичанскига 10 тонна гуманитар ярдәм китерделәр

Яшел Үзән районыннан Лисичанскига 10 тонна гуманитар ярдәм китерделәр
Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

Татарстанның Яшел Үзән районы вәкилләре муниципалитет җитәкчесе Михаил Афанасьев җитәкчелегендә республика шефлыкка алган Лисичанск шәһәренә адреслы гуманитар ярдәм тапшырды. Йөк җирле торак-коммуналь хуҗалык ихтыяҗларын тәэмин итү өчен билгеләнгән. Аның составында төзелеш материаллары, генераторлар, коммуналь хезмәтләр өчен кораллар, көнкүреш техникасы, шешәләргә тутырылган су (барлыгы 10 тонна тирәсе) һ.б. бар.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

«Луганск Халык Республикасының Татарстан шефлыкка алган шәһәрләре инфраструктурасын торгызу мәсьәләләренә кураторлык итүче Татарстан Премьер-министры урынбасары Ринат Садыйков белән очраштык, алга таба хезмәттәшлек итү һәм территорияләргә булышу мәсьәләләре турында фикер алыштык», - дип билгеләп үтте Яшел Үзән районы башлыгы.

Бу аның Татарстан шефлыкка алган шәһәргә беренче генә сәфәре түгел.

Фото: ТР вице-премьеры Ринат Садыйков аппараты

«Бирегә килгән саен без Лисичанскиның яхшы якка үзгәрүен күрәбез, уртак тырышлык белән республика шефлыкка алган шәһәрләргә адреслы ярдәм күрсәтүне дәвам итәрбез дип ышанам», – дип искәртте Михаил Афанасьев.

news_right_1
news_right_2
news_bot