Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы сәбәпле, Әлмәттә балалар яшеренү урыннарына төште
Пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы сәбәпле, Әлмәт мәктәпләрендә балаларны яшеренү урыннарына күчерделәр, дип хәбәр итә шәһәр хакимияте.
«Балалар тәрбиячеләр һәм укытучылар күзәтүе астында. Аларны аннан килеп алырга кирәкми - үзләрен тыныч һәм имин хис итсеннәр өчен барысы да оештырылган», – дип кисәттеләр ата-аналарны.
Искәртеп үтәбез, Әлмәттә, шулай ук Чистайда, Түбән Камада һәм Алабугада 6:29 сәгатьтә пилотсыз очкыч һөҗүм итү куркынычы режимы игълан ителде. Аэропортлар рейсларны кабул итми һәм җибәрми.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз