news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Сызраньда пилотсыз очкычлар һөҗүме нәтиҗәсендә торак йортның берничә каты җимерелгән

Сызраньда Украинаның пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә дүрт катлы йорт подъездында берничә этаж җимерелеп төшкән. Бу хакта Самара өлкәсе губернаторы Вячеслав Федорищев хәбәр итте.

Нәтиҗәдә 11 кеше, шул исәптән ике бала зыян күргән. Күрше подъездларда яшәүчеләрне эвакуацияләгәннәр. Аларга медицина һәм психологик ярдәм күрсәтелә. Эзләү эшләре дәвам итә, дип хәбәр итә ТАСС агентлыгы.

news_right_1
news_right_2
news_bot