Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Татарстанда яшәүче ир-ат ясалма фәһем аркасында гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән
Бөгелмәдә яшәүче 29 яшьлек ир-ат автомобиль урлау турындагы ялган донос бирүдә гаепле дип табылган. Бу хакта Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә. Ир-ат ясалма фәһем киңәше аркасында гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән.
. Җинаять эше материалларыннан күренгәнчә, 2021 елда ир-ат сату-алу килешүе буенча «ЗИЛ» маркалы автомобиль сатып җибәргән. Әмма яңа хуҗа автомобильне үз исеменә теркәргә ашыкмаган. элеккеге хуҗасы да аны теркәү исәбеннән төшермәгән. Нәтиҗәдә, соңгысының исеменә берничә ел дәвамында автомобильгә салым каүчерелгән. Нәтиҗәдә, Бөгелмәдә яшәүче ир-ат 2026 елда машинаны теркәү исәбеннән мөстәкыйль рәвештә төшерергә карар кылган, әмма сату-алу килешүен югалткан.
Салым түләмәс өчен, ир-ат ясалма фәһемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткән. «Акыллы багана» урланган транспорт чарасына салым түләнми дип җавап биргән. 2026 елның мартында Бөгелмә кешесе полициягә мөрәҗәгать иткән. Алдау ачылгач, аңа җинаять эше кузгатканнар.
«Гаепләнүче РФ Җинаять кодексының 306 маддәсе 1 өлешендә каралган җинаять кылуда гаепле дип табылган, аңа штраф рәвешендә җәза билгеләнгән», – диелщ Бөгелмә шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәрендә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз