news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Берничә машина катнашындагы авария сәбәпле Казанның Горький шоссесында бөке хасил булган

Берничә машина катнашындагы авария сәбәпле Казанның Горький шоссесында бөке хасил булган

Берничә машина катнашында авария булу сәбәпле Казанның Горький шоссесында зур бөке барлыкка килгән.

Бүген Казанның Горький шоссесында берничә автомобиль юл-транспорт һәлакәте булды. Авария нәтиҗәләре видеога эләккән. Язмада алгы өлеше бик нык зыян күргән җиңел машинаны күрергә мөмкин. Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә зыян күргән тагын бер автомобиль тротуар читендә тора, машина тирәсенә кешеләр җыелган. Шәһәр интернет-берләшмәләренең берсендә сөйләүләренчә, Казанга керү тулысынча диярлек ябылган.

Горький шоссесында бик зур бөке барлыкка килгән.

Казан шәһәре Дәүләт автоинспекциясендә «Татар-информ» агентлыгына белдерүләренчә, авария Горький шоссесында «Верный» универсамы урнашкан 7нче йорт янында булган. Якынча мәгълүматлар буенча, Hyundai автомобиленең йөртүчесе, Восстание урамы ягыннан Можайский урамы юнәлешендә хәрәкәт иткәндә, каршы як полосага чыккан һәм «Лада Калина» автомобиле белән бәрелешкән.

«Лада Калина» Залесная урамы ягыннан Болотников урамы юнәлешендә барган. Аның артыннан - Hyundai Getz, ә ансының артыннан Daewoo Gentra автомобиле хәрәкәт иткән. Беренче бәрелештән соң, «Лада»га Hyundai Getz, шуннан соң Getzга Daewoo килеп сыланган.

Авария нәтиҗәсендә «Лада»ның 25 яшьлек йөртүчесе һәм аның 26 яшьлек пассажиры зыян күргән. Зыян күрүчеләрнең икесен дә хастаханәгә озатканнар.

news_right_1
news_right_2
news_bot